Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ислам энциклопедиясе эшләнәчәк


Бу эшкә Ислам мәдәниятенә, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү Фонды һәм Төркиянең Ислам тикшеренүләре үзәге алынды

4 томнан торган энциклопедиягә Русиядәге исламның тарихы, бугенге хәле, үсеше, Русиядәге мөселман оешмаларның, югары уку йортларының эшчәнлеге турында мәгълүмат керергә тиеш, дип хәбәр итте Исламга ярдәм итү фонды вәкиле.

Фәнни җыентыкны 5 мең данәдә чыгару каралган, әлегә проект миллион долларга төшәчәк, дип фаразлана. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

Энциклопедия чыгаруны 3 елда тәмамларга уйлыйлар. Башта инде язылган мәкаләләрне рус теленә тәрҗемә итү, эшкәртү, яңаларны язу өлеше башкарылырга тиеш, аннан соң фәнни хезмәт нәшер ителәчәк.

Ислам тикшеренүләре үзәге проектка Русиянең зур энциклопедиясе, Русия мөфтияләр Шурасы, Русиянең үзәк дини идарәсе, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге, Русия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты, Азия һәм Африка илләре институты белгечләрен җәлеп итмәкче.
XS
SM
MD
LG