Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовны талап чыкканнар


Башкортстанның Салават шәһәренең элекке мэры Хәлил Рәхимовны билгесез кешеләр, йортына кереп, каты кыйнаган һәм куркытып байтак акчаларын талап чыгып киткәннәр.

Әлеге хәл дүшәмбе кичен булган. Хәлил Рәхимов, үзенең шәхси йортында хатыны белән икәү генә чакта, аларга берничә билгесез кеше бәреп керә. Йорттагы затлы әйберләр кызыксындырмый аларны. Бары тик акча таптыралар. Хуҗалар башта йортта күп акчалары булуны кире какса да, соңыннан булган кадәре акчаларын чыгарып бирергә мәҗбүр була. Чөнки, куркытып-янап кына рәт чыкмасын аңлаган башкисәрләр, Хәлил Рәхимовны каты гына кыйнап ташлый. Үз теләкләренә ирешкән йортбасарлар тиз генә билгесез юнәлештә чыгып сыза. Әле милиция хәзер бу җинаять очрагын тикшерү эшләрен алып бара.

Хәлил Рәхимов 1961 елда Стәрлебаш районында туып үсә. Уфа нефть институтын тәмамлый. 2007 елга кадәр “Салаватнефтеоргсинтез” берләшмәсендә төрле югары вазыйфаларны башкара һәм баш инженер, генераль директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 2008 елда булдыклы җитәкчене Салават шәһәре хакимияте башлыгы итеп үрләтәләр. Ләкин бу җаваплы вазыйфада нибары 1 ел 3 ай гына эшләп өлгерә ул. Кала халкы аның эшеннән, нигездә, канәгать булса да, ни өчендер, бу елның май азагында, аны югары кәнәфиеннән төшерделәр.

Шулай да урамда торып калмады Х. Рәхимов. Берничә ай элек аны хәзер “Салаватнефтеоргсинтез” берләшмәсенә керүче Машиналар төзү ширкәте генераль директоры итеп тәгаенлиләр. Бу ширкәт тә хәзер Салаватнефтеоргсинтез” берләшмәсе кебек үк, “Газпром” карамагында.

Хәлил Рәхимовка җинаятьчеләрнең беренче генә каныгуы түгел бу. Элегрәк тә аның йортына басып кергәннәр иде. Кыйммәтле әйберләре сакланучы тимер сейфны ача алмагач, ул чакта, йортбасарлар сейфны алып чыгып качкан иде. Күпме генә эзләсә дә, милиция хезмәткәрләре ул чакта да җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмады.

Соңгы елларда Салават шәһәре, анда яшәүчеләр сүзләренә караганда, ифрат та җинаятьчел, криминаль шәһәргә әйләнгән. Моңа әлеге каланың эре индустрия үзәге булуы, биредә әйләнештә миллиардларча сум акчалар булуы, югары җитәкчеләрнең йөзләрчә мең сум айлык хезмәт хакы алулары да сәбәпче, диләр.

Хәтта Салават шәһәре башлыклары үзләре дә җинаятьчелектә шикләнелеп кулга алынды. Мисал өчен, Хәлил Рәхимовка кадәр мэр булып эшләгән Геннадий Паршиковны, дәүләт акчаларын максатсыз файдалануда һәм бихисап акчаларны үзләштерүдә шикләнеп, тикшерү бүлегенә яптылар. Әле булса бу эш буенча тикшерү нәтиҗәләре җәмәгатьчелеккә җиткерелмәде.

XS
SM
MD
LG