Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам конференциясе илләре хезмәттәшлек яклы


Истанбулда Ислам конференциясе оешмасына кергән илләрнең зур очрашуе үтте.

Чарада чыгыш ясаган Иран президенты Мәхмуд Әхмәдинеҗад икътисадтагы капитализм кыйммәтләрен ислам принциплары белән алыштырырга чакырды, дип хәбәр итә радионың җирле хәбәрчесе.

Иран президенты шулай ук, ислам илләренең үзара сәүдәсе өчен уртак ислам валютасын булдырырга тәкъдим итте.

Төркия премьеры Рәҗәп Әрдоган да Ислам конференциясе оешмасы илләре арасындагы хезмәттәшлекне арттырырга чакырды. Әфганстан президенты Хәмид Карзаи да, хезмәттәшлек аның илендә эчке низагны туктатырга ярдәм итәчәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG