Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

Нургалиев җитешсезлекләрне таный


Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев милиция көненә багышланган бәйрәм мөрәҗәгатендә ул җитәкләгән оешмада булган җитешсезлекләрне дә атады.

Нургалиев, Мәскәүдә безнең хезмәткәр аркасында булган фаҗигале хәлне без исебездән чыгармаска тиеш, дип белдерде. Бу елның язында майор Евсюков эчкән килеш Мәскәү кибетендә берничә кешене атып үтергән иде.

Ул хокук саклау оешмаларында коррупциягә каршы тикшерүләрнең баруы, ришвәтчеләрдән арыну турында да белдерде.

Шул ук вакытта ул милициядә хезмәт итүче кешеләрнең социаль яктан күбрәк яклануы, тәртип саклаучыларның җинаятьчеләр белән көрәштә күәтләрен арттыру турында белдерде.

XS
SM
MD
LG