Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Башкала коммунистлары Октябрьнең 92 еллыгын билгеләде.

7 ноябрь башкала коммунистлары урам җыены уздырды. Анда меңгә якын кеше катнашты. Алар Октябрь проспекты буйлап оркестрлар белән тантаналы йөреш уздырып, Ленин мәйданына килде. Анда һәйкәлгә чәчкә салганнан соң урам җыены башланды. Чарада төп чыгышны республика коммунистлары башы Рифкать Гәрдәнов ясады.


Ул сәләтсез җитәкчеләргә була соңгы 19 елда 10 миллион кеше үлүен белдерде. “Әлеге сәясәт, социаль-икътисади юнәлешне дәвам иткән очракта һәлакәт яный”, диде. Җыенда чыгыш ясаган Салават Тангатаров республика президентын отставкага китәргә чакырды.

Урам җыены ахырында Резолюция кабул ителде.

XS
SM
MD
LG