Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:40

Казанда дәрәҗәле теннис ярышы үткәрелергә мөмкин


Теннис федерациясе башлыгы урынбасары Алексей Селиваненко, Татарстанда ачылган теннис үзәге теләсә нинди дәрәҗәдәге ярышларны үткәрергә мөмкинлек бирә, диде.

Аның сүзләренчә, халыкара турнирны Русиядә үткәрү турында сөйләшүләр бара. Мәсәлән, Монте-Карло ярышына кадәр ир-ат спортчылар арасындагы бер атналык турнирны, яки “Ролан Гаррос”тан соң хатын-кызлар ярышын Казанда үткәрергә мөмкин, дип әйткән федерация вәкиле.

Хәзер Татарстанның теннис федерациясеннән конкрет адымнар көтәбез, ди Селиваненко.

“Әгәр Татарстан федерациясенең кызыксынуы гарантияләр белән ныгытылса, без турнирлары алып калу өчен ярдәм итәргә әзер”, дип әйтте агентлыкларга Русиянең теннис федерациясе башлыгы урынбасары.

Хәзерге вакытта Русиядә җитди ике генә турнир үткәрелә Кремль Кубогы һәм Петербурдагы ир-ат спортчылар ярышы.

XS
SM
MD
LG