Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:07

Казанның “Альянс Капитал” төркеме Русиядә исламга нигезләгән иминият ширкәте булдыруда катнаша. Ул инде 2010 елда эшли башларга тиеш.

Ислам финанс институтлары булдыру турында Татарстанда сүзләр күптән бара. Хәтта инде шуңа багышлап Казанда төрле җыеннар да узды. Әмма әлегә хәтле бу эш сүздә генә калды.

Менә ниһаять “Сафинат” һәм Казанның “Альянс Капитал” төркеме тәкәфул-иминият, ягъни шәригатькә туры килүче иминият ширкәте булдыру турында хәбәр итте. Алар инде 2010 елның беренче ярты еллыгына автомобиль, милек хуҗаларына, хаҗ кылучыларга иминият хезмәтен күрсәтүне күздә тота.

“Без Русия кануннарына һәм ислам шартларына туры килерлек механизм булдыра алдык”, ди “Сафинат”ның инвестицияләр вице-президенты Шамил Мортазалиев.

Аның сүзләренчә, алар нигез итеп Якын Көнчыгышны түгел, ә либеральрәк булган Малайзияне алган.

Шәригать комитеты ни әйтер?

Ислам тәртипләрендә эшләүче ширкәтнең беренче шарты, әлбәттә, кергән акчаны хәләл өлкәгә тоту. Белгечләр фикеренчә, моны Русия кануннарына туры китерүе шактый авыр.

“Линова” инвестиция ширкәте башлыгы Ленар Якупов сүзләренчә, әлегә бер мәсьәлә ахырына хәтле чишелеп бетмәгән. Бу – шәригать комитетының раславы.

“Мөселманнар бу эшкә ышансын өчен аның раславы кирәк”, ди ул.

Күвәйт киңәш бирәчәк


Яңа проектның киңәшчесе булып Күвәйтнең First Takaful Insurance Company ширкәте тора. Билгеле булганча, бу әлеге өлкәдә тәҗрибәле оешма. Әмма Якупов фикеренчә, алар үз кануннары нигезендә эшләргә күнеккән.

Ленар Якупов
“Ә андагы механизмнарның барысын да Русиядә куллану мөмкин түгел. Шуңа Күвәйт һәм безнең экспертлар бергә киңәшләшеп эшләгәндә генә нәтиҗә булачак”, ди “Линова” җитәкчесе.

Ул гамәлдәге Русия кануннарына нигезләнеп аерым механизмнарны җибәрергә мөмкинлек барлыгын әйтә. Бу, әлбәттә Якын Көнчыгыш яки Малайзия моделенә туры килеп бетми, әмма беренче адымнар өчен яхшы булачак.

Якупов әйтүенчә, инвестиция яки иминият ширкәте өчен иң авыры кешеләрдән алган акчаны дөрес итеп урнаштыру һәм хәләл диведендлар алу.

“Бер карасаң акча спирлы эчемлекләргә, азарт уеннарга да китми төсле, ләкин шул ук вакытта ул ширкәтнең кредитлары булуы ихтимал. Бу исә ярамый. Билгеле мондый эштә фильтр карала, яраган һәм ярамаган яклар язылган тәртипләр инде бар”, ди Якупов.

Мөштәриләрне җәлеп итү

Яңа оешманың үз мөштәриләре белән төзеләчәк килешүе аеруча да әһәмияткә ия. Чөнки аларны кызыксындыру, ышандыру кирәк.

“Иминият ставкалары базар бәяләреннән кыйммәтрәк булса, мөштәриләрне җыю авыр булачак. Шуңа көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Без хәзер хәләл булса кыйммәт булырга тиеш дигән әйбергә ышана башладык, бу дөрес түгел. Кулланучылар түләргә әзер булганда гына эш алга китәчәк”, ди Якупов.

Әлбәттә, соңгы вакытта мөселманнар акчаларын кайда урнаштыру белән кызыксына башлады. Татарстанда мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе дә оешты.

“Бу структура эшләп китә алса, мөселманнар өчен бик яхшы булыр иде. “Сафинат” һәм “Альянс Капитал” әлеге өлкә белән соңгы елларда шактый кызыксына башлады”, ди Якупов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG