Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:33

“Укртатнафта” Украина һәм Татарстанның уртак ширкәте булудан туктый. Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе “Татнефть”тән калган 8,6 % акцияне дә тартып алу турыда карар чыгарган.

Бу хакта Украинаның Кременчуг нефть эшкәртү заводы сәхифәсендә игълан ителгән.

Украина ягы бу сүзләрнең юридик яктан хаклы булуын әйтә. Чөнки Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе шушы көннәрдә “Татнефть”тән калган 8,6 % акцияне дә тартып алу турыда карар чыгарган. Аңа кадәр Украина, Татарстан җир милеге министрлыгыннан 28% һәм “Татнефть” белән дустанә мөнәсәбәтләрдә торган ширкәтләрдән 18,6% акцияләрне алган иде.

Украина Татарстанны 1995 елда төзелгән килешүне бозуда гаепли. Биредә “Укртатнафта” төзелгәч, “Татнефть” Украинага “Татнефтепром” акцияләренең бер өлешен һәм Татарстандагы 25 нефть коесы белән куллану хокукын бирергә тиеш булган. Татарстаннар исә акча гына түләгән.

Республика җитәкчелеге Украина хакимиятенең бу гамәлләренә шакката. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 15 ел элек кабул ителгән килешү хәзер кире кагыла алмый. “Украина мәхкәмәсе акылга сыймаслык карарлар чыгара”, ди ул.

Казан Дәүләт техник университетының каршылыкларны тикшерү фәнен өйрәнү бүлеген җитәкләүче профессор Сергей Сергеев Украина белән Татарстан арасында 2005 елда башланган низаг бүген актуаль түгел ди. Чөнки республика бу көрәштә оттырган инде.

“2006-2007 елларда әле хәлне үзгәртеп булса, хәзер булмый. Әлбәттә канәгатьсезлек белдереп төрле мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә була, әмма уңай нәтиҗә көтәргә кирәкми.

Сергей Сергеев
Иң зур ялгышлык - үзара мөнәсәбәтләрнең килешү дәрәҗәсендә генә башкарылуы. Заводның элекке җитәкчелеге белән “Татнефть” бер төрле түләү турында килешенсә дә, димәк хәзерге җитәкчелекне бу шартлар канәгатьләндерми. Үзара мөнәсәбәтләр сүздә генә калмыйча, Европадагыча канун нигезендә башкарылса, мондый аңлашылмаучанлыклар булмас иде. Әмма бездә күп нәрсәне сөйләшеп кенә эшләргә яраталар”, ди Сергей Сергеев.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко, Украина һәм Татарстан мөнәсәбәтләренең бозылуы вакытлы күренеш ди.

“1995 елда төзелгән әлеге проект ике якка да бик файдалы иде. Күп еллар Украина да, Татарстан да бу эшләрдән канәгать булды. Әмма хәзер мөнәсәбәтләрнең бозылуы тирәнрәк керде. Алга таба шулай дәвам итсә, ике яклап мөнәсәбәтләрне тулысынча туктатып торырга туры киләчәк. Әмма хәзер Татарстанның үзендә дә авыр нефтьне эшкәртү буенча зур завод төзелеп килә. Украинаның Кременчуг заводында көндәшлек артуны аңлап, үзләре Татарстан белән араны җайга салу яклы булачак. Минемчә әлегә Татарстан белән Украина арасы үзенчәлекле сәяси уен. Бу мөнәсәбәтләр җайга салыначак”, ди Вадим Хоменко.

Кайбер белгечләр якты киләчәк юраса да, әлегә Украина мәсьәләсендә болытлар киресенчә куера гына бара. Татарстан ширкәтеннән соңгы акцияләр тартып алынган көнне, Украинаның югары мәхкәмәсе республиканың җир милеге министрлыгының шикаятен кабул итмәгән. “Татнефть” җитәкчелеге исә, халыкара мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итеп, “Украина” ширкәтеннән 2,4 миллиард доллар акчасын кире кайтармакчы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG