Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:26

Түбән Новгород өлкәсендәге Мәдәнә авылында Фаиз Гыйльманов тарафыннан салынган «Рәшидә» мәчете аукционда сатылырга мөмкин.

1991-94 елларда эшмәкәр Фаиз Гыйльманов тарафыннан әнисенә багышлап төзелгән мәчетнең бәясе инде билгеләнгән дә. Беренчел тәкъдим - 602 миллион 380 мең дип куелган. Сатулар 4 декабрьдә Түбән Новгородта узарга тиеш. Банкротка чыккан эшмәкәрнең мөлкәте сатылу әллә ни шаккатырлык хәл түгел.

Ә менә мәчетнең сатылуын аңлавы кыен да, кызганыч та. Англия башкаласында чиркәүләрне сатып алып, аны мәчет итеп үзгәртүчеләр хакында хәбәрләр бар. Ә менә мәчетне кемнәр сатып алыр? Ул мәчет булып калырмы? Мәскәү дини идарәсендә Мәдәнә авылында «Рәшидә» мәчете сатылу хакында мәгълүматыбыз юк диделәр. Без бу хакта үз фикере белән уртаклашуын сорап, чыгыш белән Түбән Новгород өлкәсеннән булган "Ватан" партиясе җитәкчесе Мөхәммәт Миначевка мөрәҗәгать иттек:

«Мин үзем дә бу хәлгә гәҗәпләндем. Бу тарихта булмаган хәл. Эшне башлаганда аның ахырын да уйларга кирәк. Мәчет шәхси мөлкәт булырга тиеш түгел. Аны төзеп, әниең исемен биргәч, дини идарәгә тапшырырга кирәк булгандыр бит. Безнең якларда бай кешеләр күп, бәлки алар сатып алыр", диде Мөхәммәт Миначев.

«Әгәр дә мәчет сатыла икән, ул ничек итеп кулланыр дип күзаллыйсыз?», дип тә сорадык Миначевтан.

«Безнең илдә барысы да булырга мөмкин. Бернәрсәгә дә гаҗәпләнерлек түгел. Элек бит мәчетләр склад булып та, клуб булып та, сирәк булса да мәктәп булып та кулланылган. Хәзерге вакытта халык андый нәрсәне булдырмас дип уйлыйм. Ләкин, әгәр дә ул мәчетне православ чиркәве сатып алса, я булмаса яһүдиләр ала икән. Алар байлар. Алар бит инде аны үзенчә кулланачаклар", дип фаразлый Мөхәммәт Миначев.

«Фаиз Гыйльмановның матди хәле авырдыр күрәсең, мәчет сатып шуны җайга салырга уйлый торгандыр», дигәнгә Миначев:

«Файда өчен сатмый торгандыр инде, күрәсең, аның хәле мөшкелдер. Аның бит әле 3 катлы хастаханәсе дә, ике катлы йорты да бар авылда. Ул хакта бернинди мәгълүмат та юк. Нигә соң мәчетне сатуга куярга кирәк булган. Бу инде аңлашылмый да, гәҗәпләндерә торган да хәл», диде Мөхәммәт Миначев.

Мәчетне алырга теләк белдергәннәр 1 декабрьгә кадәр гаризаларын биреп өлгерергә тиеш. Ә бит ул мәчет заманында хәтта композитор, шагыйрьләрне дә рухландырган иде. Гөлшат Зәйнәшева шигыренә Мәсъгүдә Шәмсетдинова язган җырда шундый сүзләр дә бар.

«Туган авылым Мәдинә дип мин җыр башлыйм.
Рухиятем изгеләргә мин багышлыйм.
Туган туфрак кадерен белик, авылдашлар,
Бергә булыйк, исән булсын, газиз башлар.
Мәчетебез җирнең раушан йолдызыдыр,
Авылыбызга иман биреп кабызды нур!
Йолдыз кебек якты нурлы безнең авыл,
Изге Мәккә, Мәдинәдән нур ала ул...»

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG