Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәфәров: “Җимеш биргән агачка гына таш аталар”


Хокук сакчылары һөнәри бәйрәмнәре көнне мактау сүзләре белән бергә Казан хокук яклау үзәгеннән шелтә дә алды.

1917 елның 10 ноябрендә Русиядә милиционерлар барлыкка килә. Бу көнне хокук сакчылары һәр ел саен үзләренчә билгеләп үтә. Нәкъ шушы бәйрәм алдыннан Казан хокук яклау үзәген республиканың эчке эшләр министрлыгының соңгы 12 айлык эшчәнлегенә бәя биргән хат юллады. Үзәкнең матбугат белән эшләү бүлеге хәбәр итүенчә, әлеге мәгълүматлар Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевка җибәрелгән.

Хокук яклау үзәге әзерләгән 15 битлек язмада Татарстан хокук сакчыларының соңгы 12 айда кылган тискәре гамәлләре тупланган. Монда эчке эшләр органнарының кеше иреген чикләү, ришвәтчелек, мораль һәм физик басым ясау, милиционерларның психик тайпылышлары аркасындагы күңелсезлек очраклары, пикетчыларны канунсыз рәвештә тоткарлау күренешләре теркәлгән. Әлбәттә хокук яклау үзәгенең Татарстан милиционерларына карата булган үпкә, ризасызлык билгеләре дә ул язмада юк түгел.

Үзләренең проблемалары хакында республиканың хокук сакчылары белмиләр түгел, беләләр икән. Әмма хат турында сүз булмады. Милиция бәйрәме көнне министр Әсгать Сәфәров үз чыгышында хокук сакчылары арасында булган гадәттән тыш хәлләр турында әйтте һәм моңа карата халык әйтеме аша үз фикерен җиткерде.


“Кызганыч ки, Русия милициясе өчен иң якты көннәр дип әйтеп булмый. Чөнки хезмәткәрләр белән бәйле гадәттән тыш хәлләр булды. Ләкин бу мәсьәләдә халык телендәге күп гасырлык гыйбәрәне искә алу урынлыдыр: чөнки җимеш биргән агачка гына таш аталар”, ди Сәфәров.

“Халык хөрмәте һәм ышанычы кайтарылачак!” дигән җөмлә быелгы милиция бәйременең девизы кебек яңгырады. Шулай ук Татарстан хокук сакчыларының горурланырлык нигезе һәм сәбәпләре барлыгы да әйтелде. Алар республикадагы вәзгыятьне тыныч һәм тотрыклы килеш саклый киләләр, җинаятьчелек дәрәҗәсе бу елларда кимегән. Шулай ук Татарстанда соңгы 4 елда бер генә теракт та булмады дип хәбәр итә республика милиционерлары.

Тантанада республиканың эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Александр Гусев хезмәттә аерылып торган милиционерларга дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Александр Гусев үз чыгышында:

«Бу бәйрәм милиция хезмәткәрләренеке генә түгел, бу – бөтен халык бәйрәме”, дип хокук сакчыларын канатландырды.

Милиционерларның зур бәйрәм чарасы ачык һавада булуга карамастан, алар үзләрен югары рухта тотарга тырышты.

“Кәеф яхшы, махсус киемнәрне киеп чыгып бастык. Барча хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлыйм. Үз халкыбыз, тынычлыбыз өчен яхшы гына озак еллар хезмәт итәргә язсын”, диде 20 елга якын хокук сакчысы булып эшләгән милиция полковнигы Азат Мөхәммәтҗанов.
XS
SM
MD
LG