Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуңгыз кизүе: сәясәтме, чирме?


Балкан һәм элекке Совет илләрендә дуңгыз кизүе тарала бара. Әмма әлеге илләр хакимиятләре күргән чаралар бик сәер һәм шаккатыргыч.

Беларус республикасы Украина белән якында гына урнашуына карамастан, ил президенты Александр Лукашенконың бу проблеманы үзенчә бәяли. 5 ноябрь көнне Киевта матбугат очрашуында чыгыш ясаганда, белорус башлыгы моны барысын да керемнәрен арттырырга теләгән фармацевт ширкәтләре уйлап чыгарды дип белдерде.

Лукашенко сүзләренчә, кизүләр таралган вакытта вакциналар куллану һәм дәвалану арта, ә бу өстәмә керемнәр китерә.

“Хәзер фармацевт ширкәтләр дуңгыз кебек чинаса, иртәгә инде песиләр яисә сыерлар кебек кычкырулары ихтимал”, ди ул.

Шул ук вакытта хәзерге вакытта Беларуста рәсми рәвештә дуңгыз кизүе белән авыручы 128 кеше теркәлгән. Ә үлгән берничә кешедә үпкә ялкынсынуы диелә.

Украинада маймылларны саклыйлар

Премьер-министр Юлия Тимошенко дуңгыз кизүе белән авыручылар саны кинәт кенә кимеде, дип белдерде. Шуңа да карамастан барлыгы 32 мең 500 очрак теркәлгән. 155 кеше тын юллары авыруларыннан, шул исәптән дуңгыз кизүеннән үлгән.

Хәзер киләчәктә авыру маймылларга да таралмасын өчен аларны саклау бара. Мисал өчен Харьков зоопаркында маймыллар янына кешеләрне кертү тыелган. Моннан тыш маймылларга махсус витаминнар бирелә. Бананнан тыш, аларга хәзер лимонлы чәй, балык мае һәм кипкән җиләк-җимеш тә каралган.

Харьков зоопаркы башлыгы Алексей Хрюхорев белдерүенчә, маймыллар әлегә сау-сәламәт, әмма алар да кешеләр кебек зыян күрергә мөмкиннәр

“Кешенеке кебек үк маймылның да күзләре дымлана башлый. Кан тамырлары авырта. Шулай ук тәне кыза, авыр сулый башлый. Боларның барысын да температураны үлчәмәгән килеш тә белеп була”, ди ул.

Молдова: студентлар ялда

Молдовада исә яңа грипп белән 269 авыручы кеше теркәлгән. 9 ноябрьдән бер атнага барлык университетлар һәм мәктәпләр ябылган. Белгечләр исә аларның ябылуы укучыларның сәяси протестларда катнашу өчен буш вакыт булдыру дигән фикерне әйтә.
Әмма Молдова сәламәтлек саклау министры Владимир Хотинеану сәясәт белән сәламәтлекне бутамаска чакыра.

“Бик үк гадел булмаганнар монардан сәясәт ясарга мөмкиннәр. Әмма хәл катлауланып социаль чиктән чыкмаска тиеш”, ди ул.

Русиядә битлек кимәгән өчен штраф

Русиядә кайбер төбәкләрдә хакимият “битлек тәртибен” кертте. Мисал өчен Хабаровски краенда транспорт һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр һәрвакыт битлектә йөрергә тиеш. Тәртипне бозучыларга исә штраф каралган. Хезмәткәрләргә бу – 500, бүлек җитәкчеләренә – 2-3 мең, ә ширкәт җитәкчеләренә – 10 мең сум.

Роспотребнадзор барлыгы 52 оешманы тикшергән һәм шуның яртысында “битлек тәртибе” сакланмавы ачыкланган.

Чечняда авырмыйлар

Чечняда сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләре аларда дуңгыз кизүе белән авыручылар юк дип бара. Күптән түгел Мәскәүдән Чечняга кайткан бер студентның авыруы турындагы хәбәрне Чечня рәсмиләре кире какты. Шул ук вакытта алар читкә чыгучылар өчен вакцина булуын әйтә. Беренче булып вакциналар хаҗга баручылар өчен тотылачак.

Азәрбайҗан: бушка юк

Бакы һәрвакыттагыча кизү шаукымыннан үзенә файда ясамакчы. Элек дөнья банкы кош кизүенә каршы көрәш өчен Азәрбайҗанга 5,1 миллион доллар бүлгән иде. Аның 3,6 миллионы гына сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы өлкәсенә кош кизүе белән көрәш өчен тотылган. Ә калган акчаның кайда китүе билгесез.

Хәзер исә хөкүмәт дуңгыз кизүенә каршы бушка вакциналар белән тәэмин итәчәген әйтте. Әмма әлегә бу вәгъдә булып кына калды.

Шул ук вакытта шәхси хастаханәләр рәхәтләнеп бер вакцинаны 900 сумга бирергә әзер булуын әйтә. Айлык хезмәт хакы уртача 9-10 мең булганны исәпкә алганда, бу аз акчалар түгел.

Битлекләргә бәяләр шулай ук 3-5 тапкырга арткан. Азәрбайҗанда бу атнада дуңгыз кизүе белән авыручы бер кеше теркәлгәне әйтелде. Авыручы күптән түгел Украинадан кайткан хатын-кыз.
XS
SM
MD
LG