Accessibility links

Мортазин хөкем карарын көтә


Казанда Киров район мәхкәмәсендә Татарстан президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазинга каршы ачылган җинаять эше кысаларында мәхкәмә тыңлаулары тәмамланды

Сишәмбедә Мортазинга соңгы сүз белән чыгарга мөмкинлек бирелде. Ул Татарстан президентының тыңлаулар башында әйткән сүзләре дөреслеккә туры килми дип, аны ялганда гаепләде.

Мортазин, Шәймиевның уллары янына эшкә алу үтенече белән барганым булмады, ди. Үзенең президент сүзчесе урынына билгеләнүен ул системада “үз кеше” булуы белән аңлатты.

Элекке матбугат вәкиле һәм журналист Мортазин, республика хакимиятләре аны "системага каршы чыгучы" буларак эзәрлекли дип санавын әйтте.

Мәхкәмәдәге соңгы сүзендә Мортазин үзен гаепсез дип танылуын һәм аклау карары чыгарылуын сорады. Аның сүзләренә караганда, мәхкәмә карары 24 ноябрьдә генә игълан ителәчәк.

Прокурор аңа 3,5 еллык колония җәзасын бирергә таләп иткән иде. Мортазинны Татарстан президентына яла ягу, социаль катламнар арасында нәфрәт тудыру мәддәләре нигезендә гаепләделәр.
XS
SM
MD
LG