Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

Шәймиев КДУның үзгәртелүен уңай бәяли


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Казан дәүләт университетына Федераль университет статусының бирелүе бу югары уку йортының яңадан тууы, дип саный. Бу хакта президент Казан Кремлендә Халыкара Арбузов бүләген тапшыру тантанасында белдерде.

Шәймиев, Казан университеты исемен яклап калып булды һәм мин моны дөрес дип саныйм, диде.

Казан университетының үзгәртелеп корылуы белән бу уку йорты алдында яңа институтлар, яңа юнәлешләр, яңа җиһазлар алу, югары әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү өчен юллар ачыла, диде Шәймиев. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG