Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:58

“Тройка Диалог” белгечләре декабрьдә рубльнең долларга карата күпкә арзанаюын фаразлый. Татарстан икътисадчылары моны инкарь итә.

Казанның “Броккеркредитсервис” инвестиция ширкәте белгече Александр Афинагентов, бүген рубльнең махсус абруен төшерү сәясәте бара ди. Бу фикерен ул, күптән түгел Мәскәүнең “Тройка Диалог” ширкәте аналитикларының әйткән сүзләренә бәйли. Алар үзләренең соңгы айлык хисапларында декабрьдә рубльнең долларга карата күпкә арзанаюын фаразлый. Сентябрьдә исә, рубльнең башка валюталарга караганда 4,5% тотрыклануы, бары тик үзәк банкның махсус эшләнгән тырышлыгы ди. Әмма алга таба үзәк банк бу тармакка игътибарын киметсә рубль түбәнгә тәгәрәргә мөмкин, ди “Тройка Диалог” белгечләре.

Александр Афинагентов бу сүзләрнең хак түгеллеген әйтә.

“Бүген икътисадның киләчәген берничек тә фаразлап булмый. Чөнки акцияләр базары да, металл, нефть, валюталар дөньясы да бернинди фаразларга буйсынмый. Бу тармакта тарихта әле бер тапкыр да булмаган хәлләр күзәтелә. Шуңа күрә фаразларны я аферистлар, я бу мәгълүмат таратудан файда алучылар гына ясый. “Тройка диалог” мондый фикер әйтә икән, димәк бу аларга кирәк. Мондый фаразларга ышанмаска киңәш итәм”, ди Афинагентов.

Аның сүзләренчә, валюталарны тотрыклы итү максатыннан бүген күп эш башкарыла. Тарихта беренче тапкыр зур 20лек илләре башлыклары бер өстәл артына җыелып уртак проблемаларын хәл итә.

Рубльнең бүгенге халәтенә килгәндә, Афинагентов, бу валютаны доллардан тотрыклырак ди.

“Рубль артында Русиянең реаль көчле сәнәгате тора. Бу нефть, газ, металл. Шуңа күрә башкалар белән чагыштырганда ул тотрыклы валюта. Доллар халыкара валюта булса да, тотрыклы түгел. Чөнки акча бастыру машинасыннан күпме генә яшел кәгазь чыгарма, әгәр ул реаль икътисад белән тәэмин ителми икән, файдасы аз. Бу рәвешле доллар үз-үзенә генә зыян китерә. Шуңа күрә әлегә күп кенә илләр күбрәк үз валюталарына ышана”, ди Афинагентов.

Рубльнең алдагы язмышы нинди генә булса да, әлегә ул долларга карата кыйбатлана бара. Русия банкы вәкилләре рубльнең бүгенге тотрыклылыгына әллә ни ышанмаска киңәш итә. Шулай да, алар фикеренчә, Русия икътисады бүгенге халәттә булса, рубль арзанаймаска тиеш. 11 ноябрьдә Казанда 1 долларны 28,70 сумга сатып алып була.

XS
SM
MD
LG