Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуңгыз кизүе Оренбурга да килеп җитте


Бүгенге көндә Оренбурның 11 төбәгендә яшәүче 93 кешедә яңа грипп теркәлгән, аларның 7се чит илләрдән “алып кайтучылар”, 58 – уку йортларында “эләктерүчеләр”, калганнары - өлкәдә яшәүчеләр арасында табылган.

Оренбур өлкәсендә дуңгыз кизүе белән беренче булып, Болгариядән ял итеп кайтучы 13 яшьлек кыз авырый башлый. Аннан, шул ук илдән кайтучы 2 бала авырулар исемлеген дәвам итә.

Яңа гриппка каршы прививка 492618 кешегә эшләнгән, бу барлык халыкның 23% тәшкил итә. Ә калганнар өчен вакцина бу атна ахырында гына булыр дип көтелә. Беренче чиратта, әлеге вакцина укытучылар, табиблар, югары медицина уку йортларының 5-6 курс студентлары, транспорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен булачак.

Шәһәр даруханәләрендә шау-шу. Анда Арбидол, оксолин мае һәм вируска каршы битлекләр дә юк. Сәламәтлек министрлыгында әлеге проблеманы уйлап чыгарылган, вируска каршы дарулар сатуда җитәрлек, дип саныйлар.

Әлеге ясалма дефициттан өлкәнең кайбер район даруханәләре дә файдаланган. Мәсәлән, дуңгыз кизүе белән иң күп авыручылар булган Шарлыкта, шулай ук Оренбурда да Арбидолның хакы 200 сумнан 350 сумга күтәрелгән.

Сакмар районы даруханәсендә дә битлек тә юк, оксолин мае да юк. Сакмар фармацевтлары: “Грипп кинәт кенә килде, бер көндә барлык битлекләрне алып бетерделәр, инде бинтларны сатабыз”, диләр.

Пандемия турында җәй айларында ук искәртәләр, ләкин ул вакытта моңа район хастаханәсе генә ышана. Нәтиҗәдә, Сакмардагы бердәнбер битлекләр һәм дарулар запасы тик район хастаханәсендә генә бар. Тик 1 мең дә 200 битлек, Арбидол ... йозакта. Пандемия башланган очракта, аларны иң элек стационардагы авыруларга һәм врачларга таратачаклар.
XS
SM
MD
LG