Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:09

Абдулатипов: Русиянең татар рухилыгын саклау программасы кирәк


Рамазан Абдулатипов

Рамазан Абдулатипов

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 40 еллыгына багышланган тантана вакытында милли үзенчәлекләрне саклау зарурлыгы турында да сүз булды.

Русия халыклары ассамблеясы рәисе Рамазан Абдулатипов глобальләшүгә каршы көрәшүнең мәгънәсе юк дип белдерә. Глобальләшүнең булачагын үз вакытында Маркс ук әйткән булган. Абдулатипов сүзләренчә, мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрнең үзара йогынтысы да киләчәктә артачак кына.

“Менә бу шартларда Русиянең рус һәм татар рухилыгын саклау өчен махсус программа булырга тиеш. Аннан башка безнең киләчәк булмаячак”, ди Абдулатипов.

Үзенең чыгышы вакытында ул Русиядәге милли телләрнең аянычлы язмышына да тукталды. Минем туган телем инде тарихта гына калып бара диде.

“Аерым бер мәдәнияткә, телгә битараф булу үзеңнең мәдәниятеңә да битарафлыкны күрсәтә. Бу тенденция үзеңнең мәдәниятеңә да киләчәк”, ди Абдулатипов.

Аның сүзләренчә, Русия гасырлардан гасырларга күп төрле мәдәниятләр, телләр һәм гореф-гадәтләр иле булып барлыкка килгән. Хатын-кызларның матурлыгын да, тормыш-көнкүрешнең матурлыгын да, рухның матурлыгын да ул күп милләтлелек һәм күп мәдәниятлелек нәтиҗәсе дип белдерә.

“Кем дә кем бер мәдәниятне икенчесеннән аерып алып, аның үсешен генә тәэмин итергә теләсә, ул аның тамырына зыян сала. Һәм агач җимеш бирмәячәк”, ди Абдулатипов.

Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә әлеге мәсьәләләрне дә уйлап эшләргә туры килә ди ул.

Фәрит Мөхәммәтшин
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Рәсүл Гамзәтов язмаларын искә төшереп, без күп милләтле Русиядә үзебезнең телебез, гореф-гадәтләребезне саклаучылар буларак, нинди яхшы, диде.

“Бөтен нәрсәне руслаштырып бетерергә ярамый”, ди Мөхәммәтшин. Үзенчәлекләрне саклап калу бурычы сезнең һәм безнең өскә төшә дип тә белдерде ул тантанага җыелганнар алдында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG