Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читкә чыгу паспортларының вакыты озайтыла


Русия Думасы беренче укылышта читкә чыгу өчен биометрик паспортларның мөтдәтен 5 елдан 10 елга кадәр озайту турындагы канун проектын кабул итте. Яңа паспортларга күбрәк битләр кертергә тәкъдим ителә, шулай ук аны ясату өчен алына торган салым бер мең сумнан ике меңгә кадәр арттырылырга тиеш.

Канун гамәлгә кергән очракта, озын мөтдәтле шул паспортларны 2010 елның 15 гыйнварыннан бирә башларга уйлыйлар.
XS
SM
MD
LG