Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимәне үтерүчегә гомерлек төрмә


Германиядә мөселман хатын-кызын үтергән Александр Винска хөкем карары чыгарылды. Аны гомерлек төрмә җәзасы көтә.

Карарның чәршәмбе чыгачагына соңгы вакытта күпләр шикләнде. Чөнки бу атна башында Дрезден мәхкәмәсенә Русия генераль прокуратурасыннан Александр Винста шизофрения авыруы булган дигән факс килгән иде. Анда элек Александр Игоревич Нельзин дип аталган әлеге кеше шизофрения сәбәпле армия хезмәтеннәнән азат ителгән диелгән. Тумышы белән Русиядән булган Нельзин Германиягә күчкәч әнисенең фамилиясен алган.

Алман психиатрлары Винсны сау-сәламәт дигән нәтиҗә чыгарды. Шуңа да карамастан Русиядән факс килгәч, яңа тикшерү уздыру мөмкинлеге дә әйтелде. Әмма Винс җинаять кылганда үз акылында булганын психиатр шикләнмичә белдерде.

Мәхкәмә эше нәкъ Винс Мәрвә әл–Шәрбәнины үтергән залда барды. Әлеге хәлләр балалар мәйданчыгында башланган иде.

2008 елның август аенда Германиянең Дрезден шәһәрендә даруханәдә эшләүче мисырлы Мәрвә әл Шәрбәни улы белән шәһәрдәге балалар паркына бара. 3 яшьлек баласын таганга утыртырга теләгән Мәрвә, анда утырган чыгышы белән Русиядән булган Александр Виенсдан баласына урын бирүен сорый. Александр моңа ачуы чыгып аны "исламчы", "террорист", дип атый.

Мәрвә бу кешене үзен кимсеткән өчен мәхкәмәгә бирә. Дрезден мәхкәмәсе 29 яшьлек Александр Винска кеше кимсеткән өчен башта 780 евро акча түләү җәзасын чыгара. Ләкин гаепле үз хатасын танымаган һәм гафу үтенмәгән өчен прокурор бу дәгъваны югары мәхкәмәгә җибәрә.

Югары мәхкәмәдә Мәрвә чыгыш ясаганнан соң, залда киеренкелек арта. Винс мәхкәмә беткәндә Мәрвәгә ташланып 30 секунд эчендә 18 тапкыр пычак белән чәнчи.

3 айлык балага йөкле булган әл-Шәрбәни өч яшьлек баласы һәм ире алдында үлә. Хатынын коткарырга теләгән ире Элви Оказ шулай ук авыр яралана. Чөнки полиция һөҗүмне Мәрвәнең ире башлады дип уйлап, аның уң аягына мылтык белән ата. Хәзер исә аның кеше ярдәменнән башка йөри алачагы икеле. Ул Германиядә генетика өлкәсендә тикшернүләр алып бара торган була.
Гаепләүче Винска гомерлек төрмә җәзасы бирүне сораган иде.

Винс Пермьдә туган һәм анда яшәгән, соңырак ул әнисе белән Германиягә күчкән.

Ул барлык мәхкәмә утырышларында кара күзлек киеп һәм битен капларп утырды. Прокурорлар сүзләренчә, ул бер генә тапкыр да кылган гамәлләре өчен үкенүен әйтмәгән һәм гаилә әгъзаларыннан гафу үтенмәгән.

Әлеге эшне Мисыр һәм мөселман дөньясы зур игътибар белән күзәтте. Мисыр һәм Ирандагы алман илчелекләре янында протест чаралары узды.

Шуңа мәхкәмә утырышлары да бик киеренке барды. Дрезден мәхкәмә залын 200-ләп полиция хезмәткәре саклады. Ә гаепләнүче Винс үзе пуля үтмәслек пыяла артында утырды.

Мәхкәмә утырышы барышында Винс үзенең гаебен таныды, әмма аның алдан уйланылган һәм ксенофобия белән бәйле булуын кире какты.
XS
SM
MD
LG