Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты юлламасын тәкъдим итәчәк


12 ноябрьдә Русиядә президентының Федераль җыенга юлламасын тәкъдим итүе көтелә.

Быел ул гадәти булмаган рәвештә әзерләнде, дип әйтә рәсми чыганаклар. Элегрәк Русия президенты үзенең бер мәкаләсендә Русия ватандашларына илдәге вәзгыять турында дисскусия алып барырга тәкъдим иткән иде. Президент адресына килгән хатлардан кайбер фикерләр президент юлламасында урын алырга мөмкин.

Русия президентының юлламасында моношәһәрләр, дәүләт корпорацияләре, коррупция белән көрәш турында әйтелер дип көтелә.

Президент киңәшчесе Аркадий Дворкович, документы зерләүдә берничә дистә кеше катнаша, дип әйткән иде.

Русия җитәкчесенең Федераль Җыенга юлламасын Русия дәүләт теле-радио каналлары туры эфирда тапшырырга җыена.
XS
SM
MD
LG