Accessibility links

Кайнар хәбәр

1989 инкыйлаблары: Мәскәү Язы


Мәскәүнең шундый җыеннар күргән чаклары да бар иде
Мәскәүнең шундый җыеннар күргән чаклары да бар иде
Бу көннәрдә Көнчыгыш Европа илләрендә коммунизм ишелүгә китергән вакыйгаларның 20 еллыгы билгеләнә. 1989 елдагы Польша һәм Маҗарстан күтәрелешләре, Берлин дивары ишелү, Чехословакиянең Бәрхәт инкыйлабы... Ләкин бу көзге инкыйлабларга кадәр, әле Мәскәү Язы да була. Горбачевның перестройка сәясәте, беренче ирекле сайлаулар, сүз иреклеге, җәмгыятьнең уянуы...

Сахаров Горбачев белән тарткалаша
1989ның язы. Советлар Берлегенең беренче тапкыр демократик рәвештә сайланган халык депутатлары корылтае зур киеренкелек белән бара. Азатлык архивында сакланган язмада кеше хокукларын яклаучы галим академик Андрей Сахаров совет җитәкчесе Михаил Горбачев белән сүз өчен тарткалаша.



Совет халкының мондый хәлне әле күргәне юк иде. Кешеләр утырыш залыннан тапшыруларны йотлыгып күзәтә. Кемдер өеннән чыкмыйча сәгатьләр буе телевизор алдында утыра. Кемдер радиоалгычын күтәреп йөри.

– Кешеләр радиоалгычлар күтәреп йөрде, трамвай, автобуста депутатларны тыңлады, –дип искә ала Петербурдагы «Ватандашлар контроле» исемле хокук яклау оешмасы рәисе урынбасары Юрий Вдовин. – Кемнеңдер радиоалгычы булмаса, янәшә басып тыңлый иде.

1980-нче еллар ахыры. Горбачевның реформалар сәясәте иң югары ноктасына җиткән чак. Ирекле сайлаулар, сүз иреклеге, меңләгән кеше катнашында урам җыеннары, җәмгыятьтә уяну.

Шул ук вакытта татарның да милли хәрәкәте күтәрелә. Горбачевның “перестройка” һәм “гласность” сүзләрен татарлар, шарты рәвештә, “бәйсезлек” һәм “дәүләт теле” дип "тәрҗемә" итә.

Нәтиҗәдә, бәйсезлек турында декларация кабул ителә, соңрак референдум үтә, нихаять, яңа конституция кабул ителә.

Ләкин, Горбачевның реформалары бик авыр бара. Коммунистлар партиясендәге каты куллы түрәләр аның "гласность" һәм "перестройка" шигарьләренә каршы чыга. Горбачевның “ярым-чаралары” белән канәгать булмаган демократ депутатлар, зыялылар, диссидентлар аннан читләшеп, яңа хәрәкәткә туплана.

– Нәкъ шул корылтайда демократик хәрәкәт белән Горбачев җитәкләгән реформачыл номенклатура арасында бүленеш барлыкка килә, – ди Мәскәүдәге сәясәт белгече Татьяна Ворожейкина.

Сахаров 6нчы матдәне бетерергә чакыра
Демократ депутатлар «Төбәкара төркем» дигән фракция төзи. Анда Юрий Афанасьев, Галина Старовойтова, шулай ук, Борис Ельцин кебек шәхесләр керә. Төркемнең рухи җитәкчесе Андрей Сахаров була. «Аргументы и факты» басмасы үткәргән фикер белешүдә Сахаров илнең иң популяр сәясәтчесе дип атала.

«Московские Новости», «Огонек», «Новое Время» кебек басмалар элитаны тәнкыйтьләгән язмалар бастыра, моңарчы тыелган темаларны күтәрә. Бәйсез карашлы «Взгляд» тапшыруы телевидениедә иң популяр тапшыруга әйләнә.

Дөрес, рәсми цензура бетерелү белән җәмгыятьтә либераллар гына түгел, ә карагруһ көчләр дә уяна. Шул ук 1989да «Память» кебек үтә милләтчел шовинистик төркемнәр баш күтәрә башлый. Ел ахырына Русия җәмгыяте икегә бүленә – үтә милләтчеләргә һәм либерал зыялыларга.
Ельцин (у) Горбачевка фетнәне хуплаучылар исемлеген укырга куша

14 декабрьдә Андрей Сахаров вафат була. Бу үлем демократлар сафларына зур орым ясый. Сахаров үлеменнән соң демократлар әләмен Борис Ельцин күтәреп ала. 1991 ел фетнәсендә ул җиңүче булып чыга. Горбачевның сәяси карьерасы бетә, Советлар Берлеге гамәлдән чыга.

Ельцин чоры берьяктан демократиянең дәвамы саналса, икенче яктан, нәкъ менә аның чорында әшнәчелек, коррупция чәчәк ата башлый.

Аның варисы Владимир Путин чорында 1990-нчы елларда ирешелгән демокартия казанышлары да юкка чыгарыла. Бүгенге Думада бердәм фикер һәм ләббәйкәлек хөкем сөрә.

20 ел элек Мәскәү Язы уяткан өметләр бүген хыял гына булып кала.

– Ул ниндидер иреклек дулкыны иде, безнең андый нәрсәне күргән дә юк иде, үз тормышыбызда күрербез дип уйламадык та, – ди Юрий Вдовин. – Ә хәзер без кире элекке халәткә әйләнеп кайттык.
XS
SM
MD
LG