Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татарлар кимиячәкме? Артачакмы?


Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре халык санын алуларга әзерләнә.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы узды. Анда дистәдән артык оешма вәкилләре катнашты. Утырышта җанисәпкә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Чарада төп чыгышны тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков ясады.

Аның сүзләренчә, 2002 елда узган халык санын алуларда 130 мең татарны башкорт итеп язганнар. Шуңа әстәп, табигый үсеш буенча арткан 140 меңнән артык татар да башкортка әйләндерелгән. Галим сүзләренчә, барлыгы 300 меңгә якын татар югалган. Алдагы елда булачак җанисәптә ул 300 мең кире кайтса, шуңа соңгы сигез елда арткан 100 мең татар өстәлсә, соңгы җанисәптәге 900 мең татар белән бу 1300 000 булачак дигән сүз.

Галим бу санга татар телле 200 меңнән артык “башкортны” кушкач 1,5 миллион татар була, ди. Утырышта татарларны саклау өчен җанисәптә фальсификациягә юл куйдырмау, татарларның милли узаңын күтәрү мәсьәләләре тикшерелде. Җанисәпкә әзерләнү һәм үткәрү өчен штаб төзеләчәк, фәннни-гамәли конференция үтәчәк.
XS
SM
MD
LG