Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:45

Укытучы кешелекле булырга бурычлы


Элеккеге ректорлары Җәмил Нигъмәтовны Татар гуманитар-педагогика университеты коллективы һаман да үз итә.

Элеккеге ректорлары Җәмил Нигъмәтовны Татар гуманитар-педагогика университеты коллективы һаман да үз итә.

Казанда профессор Җәмил Нигъмәтовның 70 яшьлегенә багышланган фәнни җыелыш бара.

“Туктаусыз психологик-педагогик мәгариф теориясе һәм практикасы. Проблемалар, эзләнүләр, киләчәк” исемле бу фәнни-гамәли җыелыш мәгариф системасының кешелекчел нигезләрен ача.

Кырыс дөньяда балаларга мәрхәмәтле бул

Чараның сәбәпчесе булган фәннәр докторы Җәмил Нигъмәтовны әйтик академик Әнвәр Хаҗиәмәтов “педагогикага гуманизм идеясын кайтарган галим” дип атады. Аның уенча, кырыс кагыйдәләр буенча яшәүче җәмгыятькә укытучыларның мәрхәмәтле эшчәнлеге шифалы бәлзәм кебек ярдәм итеп тора. Бүгенге мөгаллим каты бәгырьле әти-әниләргә дә балаларын аңларга, аларны кешелекле итеп тәрбияләргә юл күрсәтә, ди ул.

Элеккеге ректорны яхшы итеп искә алалар

Җәмил Нигъмәтов үзе дә холкы белән кешелекле икән. Шуңа күрә аны, элеккеге ректорларын, Татар гуманитар-педагогика университеты коллективы һаман да үз итә. Ул университетта ректор булып эшләп алган. Эшеннән киткәч тә хөрмәтле кеше булып калган. Шуны раслап фәнни җыелышка Нигъмәтовка кадәр дә, аннан соң да ректор булып эшләгән кешеләр дә килгән иде.

Алты чит ил галимен тәрбияләгән

Тик укытучының мәрхәмәтлелеге беренче чиратта укучыларына юнәлгән. Ул илле ике фән кандидаты, ундүрт фән докторын тәрбияләгән. Алар арасында чит илдән киеп гыйльми дәрәҗә алган алты кеше дә бар.

Булачак укытучыны үз итеп

“Мин үземнең укытучы икәнемне вакыт-вакыт онытып җибәрәм. Студентларымны әңгәмәдәш итеп күрәм. Аларга сорау биргәндә, басып сөйләүне дә таләп итмим. Булачак укытучылардан курку хисен чыгарырга телим”, дип сөйли ул. Шулай иттереп, укытучыларны тәрбияләүче студентлар белән дә, укучы балалар белән дә аларны хөрмәт итеп аралашырга кирәк, дип искәртә.

XS
SM
MD
LG