Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:44

Медведев Федераль Җыенга юлламасын тәкъдим итте


Русия президенты Дмитрий Медведев Федераль Җыенга юлламасын тәкъдим итте. Бу мөрәҗәгатьне дәүләт телевидение каналлары туры эфирда тапшырды.

Медведев үзенең еллык юлламасын тәкъдим иткәндә Русия ватандашларыннан килгән хатлардан өзекләр дә китерде. Медведев үзенең "Русия, алга!" дигән мәкаләсендә илдәге проблемалар һәм үсеш юнәлешләре турында кешеләрне фикер алышырга чакырган иде.

Юлламада Медведев бюджет акчаларын акыллы тотырга, коррупция белән көрәшергә чакырды. Дәүләтең социаль программалары тулы күләмдә тормышка ашырылачак, диде Русия президенты. Ул шулай ук алдагы 3 елда пенсияләр арттырылачак, диде. Президент Икенче дөнья сугышы ветераннарына гаризаны кайчан бирүенә карамастан фатир биреләчәк, дип ышандырды.

Бу документта сайлау кануннарына да үзгәрешләр тәкъдим ителде, Медведев заманча технологияләрне үстерүче тармакларына ярдәм бирергә чакырды.

Бу Русия президенты Дмитирий Медведевның икенче еллык юлламасы.

XS
SM
MD
LG