Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:17

Русия югары мәхкәмәсе Татарстан хөкүмәте карарын гамәлдән чыгарды. Ирек мәйданында пикетлар уздыру инде тыелмый.

Республика һәм федераль мәхкәмәнең 250 метр тирәлегендә пикет уздыруны тыю турындагы Министрлар кабинеты карарын президентның элекке сүзчесе Ирек Мортазин шикаять иткән иде. Аның сүзләренчә, әлеге карар нигезендә хөкүмәт Ирек мәйданында урам чараларын уздыруны тыюны күздә тота. Чөнки күп кенә вакытта халык үз дәгъваларын белдереп нәкъ республика министрлар кабинеты һәм Дәүләт шурасы биналары каршына чыга иде. Татарстан югары мәхкәмәсе һәм конституцион мәхкәмәнең дә Ирек мәйданында урнашуын исәпкә алганда, әлеге биналарның 250 метр тирәлегендә халыкка пикетка чыгу тыелды.

Әмма Русия югары мәхкәмәсе әлеге карар белән килешмәде һәм аны үз көченнән чыгарды.

Ирек Мортазин “Регнум”га белдерүенчә, мәхкәмә әлеге карарның барлыкка килү нигезен аңламаган шуңа 28 октябрьдәге беренче утырыш кичектерелгән булган. Мәхкәмә Татарстаннан аңлатма сораган. Күрәсең, төпле аңлатма булмау сәбәплеме, карар гамәлдән чыгарылган.

Хәтер көнен оештыручыларга җавап бирергә туры килмиячәк

Әйтергә кирәк, май аеннан гамәлгә кергән министрлар кабинеты карарыннан инде зыян күрүчеләр дә булды. Мисал өчен хокук яклаучы Владислав Годяев сүзләренчә, аны әлеге карарга нигезләнеп кулга алган булганнар.

“21 июль көнне Казансу елгасын яклап чыккан экологлар пикеты вакытында булды бу хәл. Шул вакытта минем дустым Айрат Җәмилевне милициягә алып китеп анда аякларын сындырдылар”, ди ул.

Шулай ук әлеге карар нигезендә Русия президенты Дмитрий Медведев Казанга спорт форумына килгән вакытта киоскларның лицензияләрен озайтмаудан аптыраган, бер-бер артлы узучы тикшерүләрдән туйган шәһәр эшмәкәрләре канәгатьсезлек белдереп Ирек мәйданына чыга алмады, алар бары Муса Җәлил опера һәм балет театры артында басып торды.

20 ел Ирек мәйданында узып килгән Хәтер көнен элекке урынында оештыру да шактый тарткалашлардан соң гына мөмкин булды. Әмма мәхкәмә барышында Татарстан хөкүмәтенең вәкиле Лариса Глухова әлеге чараларны оештыру эше тикшерелүен әйтте.

“Хәзер Хәтер көнен һәм 7 ноябрьдә коммунистлар митингын үткәрү эшен хокук саклау оешмалары карый”, диде ул.

Әлеге карарның гамәлдән чыгарылуы милли хәрәкәт вәкилләренә дә, коммунистларга да тыныч сулап куярга мөмкинлек бирде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG