Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русияне заманчалаштыру кирәк


Русия президенты Дмитрий Медведев федераль җыенга еллык юлламасында илне бар өлкәләрдә заманчалаштырырга чакырды.

Модернизация – заманчалаштыру, бу быелгы юлламаның төп сүзе дияргә була. Сәгать ярым дәвам иткән чыгышында Медведев бу сүзне 18 тапкыр кабатлады. Төрле өлкәләргә карата һәм төрле сүзтезмәләргә төреп:

“XXI гасырда безнең илгә янә күпьяклы заманчалаштыру кирәк. Бу безнең тарихта демократия кыйммәтләренә һәм институтларына нигезләнгән беренче заманчалаштыру тәҗрибәсе булачак.”

Кремльнең купшы итеп алтынга бизәлгән Георгиев залына җыелган депутатлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин һәм мәдәният әһелләрен, башкача әйткәндә, Русия элитасын, Медведев узган чорның уңышлары белән шапырынып яшәмәскә өндәде:

“Уйлап карасаң, бюджетның зур өлешен тәэмин иткән нефть һәм газ чыгару корылмалары, атом коралы, сәнәгать һәм коммуналь инфраструктуралар, нигездә совет белгечләре тарафыннан булдырылган.”

Русияне аграр җәмгыятьтән сәнәгать дәүләте итеп үзгәрткән совет чорына югары бәя биреп, Медведев хәзер икътисадны янә заманчалаштырырга кирәк диде, ләкин бу эшне тоталитар җәмгыятьтә башкарып булмаячагына басым ясады:

“Һәркем өчен түрә уйлый һәм хәл итә торган искергән җәмгыятьтән акыллы, ирекле һәм җаваплы кешеләр җәмгыятенә әйләнәчәкбез.”

Яңа вакыт

Президент юлламалары моңарчы соңгы минутка кадәр сер итеп саклана иде. Бу гадәт быел беренче тапкыр бозылды. Юлламаның төп фикерләре Медведев язган мәкалә рәвешендә ике ай алдан киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарылды.

Медведев сүзләренчә, аның мәкаләсенә бик күп тәкъдим, фикерләр килгән һәм ул аларны үзенең юлламасына керткән.

Русиядә 11 вакыт зонасы
Медведев аның бүгенге чыгышыннан ниндидер яңалык, сенсация көтүчеләрнең дә күңелен күрде дияргә була. Ул Русиядә 11 төрле вакыт зоналарын киметү һәм бер уңайдан кышкы һәм җәйге вакытка күчүнең дә кирәклеге турында уйлап карарга чакырды.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Чаллының милли оешмалары Татарстан белән Башкортстан арасындагы ике сәгать аерманы бетерергә чакырып мөрәҗәгать белән чыккан иде. Алар фикеренчә, бу татар белән башкортка үзара аралашуны җиңеләйтер иде.

Медведевның бу тәкъдиме тормышка ашып, Татарстан белән Башкортстан бер вакыт зонасына кертелсә, кем белә, бәлки ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр тагы да яхшырып китәр.

Яңа мәктәп

Медведев үзенең чыгышында яраткан темасы – Европада иминлек концепциясе, моношәһәрләр, дәүләт корпорацияләре, Русиядә киңкүләмле интернет, санлы телевидение, дүртенче буын мобил элемтә булдыру мәсьәләсенә тукталды.

Президент шулай ук «Яңа мәктәп» проектын яңгыратты. Ләкин бу турыда сөйләгәндә ул «милли-региональ компонент» кебек сүзләр кулланмады. Русиядәге халыкларның гореф-гадәтләрен саклау кирәклеген әйтеп, ул илнең бердәм мәдәни киңлеген булдырырга, милләтара аралашу һәм бердәмлек нигезе булган урыс телен укытуны яхшыртырга өндәде. Милли телләрне телгә алмады.

Шушы һәм башка күп кенә мәсьәләләрдә Медведев хөкүмәткә конкрет күрсәтмәләр бирде. Хөкүмәт җитәкчесе Владимир Путин аны залда игътибар белән тыңлап утырды.

Бүген Forbes журналы дөньяның иң куәтле шәхесләр исемлеген бәян итте. Бу исемлектә Путин өченче, Медведев 43нчы урында. Медведевның Путинга күрсәтмәләр бирүен тыңлаганда моның шулай икәненә ышануы кыен иде.

Тиздән Путин үзе дә халыкка мөрәҗәгать итәргә җыена. Ноябрь ахырында аның халык белән туры эфирда сөйләшүе көтелә.
XS
SM
MD
LG