Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияне яңача эшләргә өйрәтәләр


Форумда шушы китаплар тәкъдим ителде
Форумда шушы китаплар тәкъдим ителде

“Җитештерүдәге сакчыллык” турында 9 ноябрь Мәскәүдә сөйләшү булса, 12 ноябрьдә Чаллыда халыкара форум башланды. Анда Русиянең эре ширкәт җитәкчеләре һәм чит ил вәкилләре катнаша.

1980 елларда КПССның генераль секретаре Леонид Брежневның “Экономика должна быть экономной» дигән канатлы сүзләре бөтен дөньяга таралган иде. Ул заманда Брежневның бу сүзләрен “май майлы булырга тиеш”, дигән кебегрәк кабул иттеләр.

Узган гасырның 90нчы еллар уртасында Русия икътисадына оптимальләштерү дигән сүз килеп керде. Менә хәзер Русия күләмендә “Бережливое производство – сакчыл җитештерү” дулкыны күтәрелә. Бу нәрсәне аңлата? Чаллыда узган халыкара форум башланыр алдыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев:

“Сакчыллык сүзе һәр гаиләгә, кешегә таныш. Монда дөньякүләм билгеле фирмалар осталык буенча дәресләр бирәчәк. Шуннан соң үзебездәге вәзгыятьне өйрәнү мөмкин була. Кайвакыт без кайдан нәрсә сатып алганны, кирәк булмаган әйберне кемгә сатуны белмибез. Форум бу юнәлештә ничек баруыбызны белергә ярдәм итәр. Сакчыллык – беренче чиратта “чыгымнарны киметү”, дигән фикердә тора.
Форумга милли төс бирүче курчаклар


АКШның “Leadership Excellence Inc.” президенты Майкл Вэйдер форумда катнашучылар алдына мондый сорау куйды: “Русия Кытай һәм Һиндстан шикелле эшләргә әзерме?” Майкл Вэйдер урысларның горур халык булуын, ләкин әлегә җиң сызганып эшләргә теләкләре булмавына ишарә ясады.

Ә хәзер “сакчыллык” форумында катнашкан “ЮНЕСКО” дөньясы институты ректоры Энгел Таһиров:
“Бу форум – бүгенге тормышның философиясен үзгәртү, аның мәдәниятен күтәрү. Аның файдасы шунда – көндәлек тормышны стратегик максатларда күтәрүнең ачык дәрестә күрсәтелүендә. АКШ вәкиле әйтмешли, “Русия кайчан йокыдан уяна, шунда гына алга барачак”. Бу әйтем дөрес”, ди ул.

Техник фәннәр кандидаты Илнар Шәйхетдинов кешегә 5-6 мең сум хезмәт хакы түләп, аны яңача эшләргә өйрәтү кыен, ди. “Җитештерүгә сакчыл мөнәсәбәт” халыкара форум 2 көн бара һәм анда яңача эшләү буенча уку әсбаплары да тәкъдим ителде. Форумда катнашучылар Татарстан осталарының кул эшләре белән дә танышты.
XS
SM
MD
LG