Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: Медведев демократияне җәелдерү максатларын куйды


Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия президенты Дмитрий Медведев үзенең юлламасында Русия дәүләтендә алга таба да демократияне җәелдерү максатларын куйды, диде.

Бүген Медведев үзенең еллык юлламасын тәкъдим иткәндә Русия ватандашларыннан килгән хатлардан өзекләр китерде. Илнең үсеш юнәлешләрен билгеләүче шушы юлламада Медведев бюджет акчаларын акыллы тотырга, коррупция белән көрәшергә чакырды.

Дәүләтең социаль программалары тулы күләмдә тормышка ашырылачак, диде Русия президенты. Ул шулай ук алдагы 3 елда пенсияләр арттырылачак, диде. Президент IIнче дөнья сугышы ветераннарына гаризаны кайчан бирүенә карамастан фатир биреләчәк, дип ышандырды. Дмитрий Медведев Төньяк Кавказдагы низагны ил эчендәге иң моһим мәсьәләр рәтенә кертте.

Русия президенты сайлау кануннарына үзгәрешләр тәкъдим итте, заманча технологияләрне үстерүче тармакларга ярдәм бирергә чакырды.

Бу Русия башлыгы Дмитрий Медведевның икенче еллык юлламасы иде. Аны парламентның ике пулаты әгъзаләре, төбәк башлыклары җәмәгатьчелек вәкилләре, дин әһелләре, сәяси фирка җитәкчеләре тыңлады.
XS
SM
MD
LG