Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мариан Лупу: Конституцияне үзгәртү кирәк


Молдова парламенты кабат ил президентын сайлый алмады. Лупу әйтүенчә, ил башлыгының быел сайланмавы озак вакытка сузылачак тотрыксызлыкка китерәчәк.

Сишәмбе көнне коммунистлар партиясе депутатлары утырыш залын ташлап чыгып китте. Шул сәбәпле президентлыкка намзәт - демократик фирка башлыгы Мариан Лупуны сайлау өчен тавышлар җитмәде. Хәзер инде 10 декабрьгә кадәр тагын бер сайлау узарга тиеш.

Әмма ул вакытта да президентның сайланмавы сәяси, икътисади өлкәгә зыян салачак. Бу хакта Мариан Лупу “Азатлыкның” урыс редакциясенә биргән әңгәмәсендә әйтте:

-Илдә хәл җиңел түгел, кризис дәвам итә. Әмма 10 декабрьгә, ягъни чираттагы сайлауга хәтле парламенттагы сәяси көчләр бер фикергә килергә мөмкин дип саныйм. Әгәр инде алар бер карашка килә алмаса Молдованы яңа парламент сайлаулары көтә. Һәм ул мөгаен 2010 елның азагында үткәрелер.

Әмма мондый хәлнең булуы киләчәк өчен шомлы. Чөнки сәяси-иҗтимагый өлкәдә тотрыксызлык хөкем сөрәчәк. Билгесезлек, эшне ахыргача җиткерә алмау нәтиҗәсендә халыкның хакимияткә ышанычы югалачак.

- Ә бу икътисади өлкәдә ничек чагыла?

-Хөкүмәт үзен вакытлыча эшләүче структура дип хис итәчәк. Чөнки алар киләсе парламент сайлауларына кадәр генә эшләргә хокуклы. Бу исә читтәге партнерлар белән сөйләшүләр алып баруны төптән үзгәртә. Әлеге мәсьәлә хәзер аеруча да мөһим, ник дигәндә, икътисади кризис Молдовага нык суга. Һәм аның нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин. Әлеге хәлдән чыгуның бердән-бер юлы – ул көнбатыш һәм көнчыгыш партнерлардан финанс һәм техник ярдәм җәлеп итү. Ә безнең читтәге партнерлар, әлбәттә, вакытлыча утырган хөкүмәт белән ниндидер перспектив үсеш турында сүз йөртә алмый. Мондый хәлдән чыгуның бердән-бер юлы: партияләрнең уртак фикергә килеп, ил президентын сайлавы.

- Коммунистлар кризис проблемасын төптән аңлыймы соң? Чөнки алар кризис бөтенләй юк дип әйтә килде?

Президент сайлавы
- Миңа калса аңлый. Киләчәктә нәрсә килеп чыгарга мөмкинлеген аңлап та коммунистлар партиясе беренче урынга 2005 елгы кебек дәүләт мәнфәгатьләрен куймый. Бүген иң алдынгы урында мөгаен шәхси яисә аерым кешеләрнең ихтыяҗлары, партиядәге кайбер төркемнәрнең мәнфәгатьләре торадыр. Һәм алар шушы юл аша таррак проблемаларны хәл итмәкче.

- Бер-береңә юл бирү дигән әйбер бар. 2005 елны демократик һәм башка партия вәкилләре коммунистлар өчен тавыш бирде. Сезнеңчә, коммунистлар моны истә тотамы? Алар белән тагын нинди диалог булдырырга мөмкин?


- Кайберәүләр коммунистларга: “2005 елны без сезнең өчен тавыш бирдек, шуңа кунак ашы – кара-каршы” дигәннәр иде. Әлбәттә бу онытылырга тиеш түгел. Ул чактагы вәзгыять нәкъ бүгенгегә ошаган иде. 2005 елны коммунистларның 56 тавыш булса, башка партияләрнең 45 иде. Хәзер коммунистларныкы - 48, ә безнең – 53. Димәк, аерма зур түгел.

Ул чактагы оппозиция вәкилләре үзләрен бик җаваплы, хәтта, әйтер идем, европача тотты. Сүз бары тик Молдованың киләчәге, тышкы һәм эчке сәясәт, икътисад, социаль хәлләр турында барды. Әлеге фикерләшүләр нәтиҗәсендә ил башлыгын сайлау карары кабул ителде. 2005 елгы гамәл чыннан да сәяси әзерлекне күрсәтте. Минемчә, бүген коммунистларга нәкъ шул җитми. Демократия системасы сайлаудан-сайлауга алмашуны күздә тота. Әгәр без чыннан да демократия икән аңа әзер булырга кирәк.

- Барлык соңгы вакыйгалар да Молдовадагы сәяси системаның камил булмавын күрсәтә. Бу хәлдән ничек чыгарга?

- Кайбер экспертларның 2000 елгы Молдова конституциясенә кертелгән үзгәрешләр үзвакытлы булмаган дигән сүзләренә мин колак салам. Минемчә, президентны халык сайларга тиеш. Һәм бу тәртипне кире кайтырга кирәк. Әгәр чираттагы тапкырда да президент сайлана алмаса, без беренче чиратта парламентта конституциягә үзгәрешләр кертү белән шөгыльләнергә тиеш.
XS
SM
MD
LG