Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:02

Ринат Закиров Мортаза Рахимов белән очрашып хезмәттәшлек турында сөйләшкәндә Башкортстан татарлары мәнфәгатьләре турында онытканмы?

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның октябрь аенда Уфага барып, президент Мортаза Рәхимовка Башкортстан татарлары исеменнән татарларга барлык шартлар булдырганы өчен рәхмәт белдерүен Уфадагы татар оешмалары гаепләп чыккан иде. Бүген Ринат Закиров “Азатлык” радиосы тыңлаучыларына әлеге сәфәргә аңлатмаларын бирә, татар һәм башкорт халыклары, Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикерләрен уртаклаша.

Римзил Вәли.
Ринат әфәнде, сезнең Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән сөйләшүегез һәм эшләрне яңача башларга ниятләрегез Башкортстан татарлары арасында катлаулы реакция тудырды. Бу хакта саен төрле хәбәрләр алабыз, телефоннан да чылтыраталар. Ә Казаннан һәм Ринат Закировның үзеннән җавап ишетелми. “БСТ” телевидениесенә әйтелгән берничә сүз генә “Яңа гасыр” телеканалында яңгырады. Ринат Закиров Башкортстан татарларына карата нинди мөнәсәбәттә, нинди планнар белән яши икән дигән сорау белән сезгә мөрәҗәгать итәм.

Ринат Закиров. Чыннан да, соңгы елларда Башкортстандагы милләттәшләребез белән аралашулар бер пландарак була башлады. Бу аралашу төрле каршылыклар аркылы бара. Димәк, нәрсәнедер дөрес эшләмибез, нәрсәнедер дөрес алып бармыйбыз.

Бөтендөнья татар конгрессының 2007 елда узган IV корылтаенда без бу мәсьәләдә ниндидер үзгәрешләр булырга тиеш дигән фикергә килдек. Аның нигезендә ниндидер мәнфәгатьләр ятмый. Ә киресенчә, ике халык нәрсәнедер ошатмыйча, аралашудан туктарга мәҗбүр булырга тиеш түгел дигән фикердән чыгып эш итәбез.

Тамырларыбыз уртак, сәнгатьләребез бер, моңнарыбыз бер, телләребезнең дә аермасы шундый әз, ике арада тәрҗемәче дә кирәкми. Ике халыкның бүгенге байлыгы, узган гасырлардан килгән рухи байлыгы бергә тупланса, без көчлерәк булачакбыз.

Шуны истә тотып, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка шушы мәсьәлә белән мөрәҗәгать иттек. Киләчәктә аерылышсак, без - ике якның да көчсезләнәчәге турында фикерне җиткердек. Бу чыннан да шулай. Халыкның шуны теләгәне көн кебек ачык. Без моны кемнеңдер шәхси мәнфәгатьләрен күз алдында тотып моны эшләмәдек.

Бу халкыбызның рухи байлыгын үзләштерергә мөмкинлеген ачу, бүгенге базар шартларындагы үз милләтен саклау өчен мөмкинлекләрне файдаланып, узган гасырлардагы байлыкны тулысы белән кулланырга мөмкинлек тудыру мәнфәгатьләре. Шул әйберләрнең төбенә төшеп уйлаганда, мондый очрашудан соң туган вазгыять киләчәктә безгә бу мөмкинлекләрне тудырыга тиеш дигән фикердә торам мин.

Татарстан җирлегендә бу мәсьәләгә без күптән өлгергән идек. Татарстан җитәкчелеге дә, милли оешмалары да Башкортстан белән араны җайга салуга бик уңай карый. Ә Башкортстандагы милләттәшләребезнең төрле оешмалары, аларның һәрберсенең үз принциплары, үзләренә куйган бурычлары бар иде. Ләкин төп юлыбыз мин әйткән мәсьәләләрдән гыйбәрәт. Безгә шуларны истә тотып, үзара аралашу бүген бик өлгергән мәсьәлә булып тора. Башкортстанга бармыйча торып, андагы татарның мәнфәгатен кайгырта алмыйбыз.

Конкрет алганда, дустанә мөнәсәбәт булганда бергәләшеп, утырып сөйләшергә дә мөмкин булачак. Киләчәктә мондый мәсьәләләрне күтәрәчәкләр әле. Берсен берсе аңлаган җәмгыятьтә оешмалар да бер юнәлештә эшли башлый, ачуланулар да арткы планга китә.

Римзил Вәли. Әлбәттә, конструктив хезмәттәшлек милли җәмәгатьчелек һәм ул татарлар яшәгән республиканың дәүләт хакимияте арасында булырга тиеш. Милли җәмәгатьчелек милләтнең вәкиле булып чыгыш ясый. Шул турыда сөйләшү бүген генә башланмады. Соңгы конгресс алдыннан да сез Уфага барып ниндидер сөйләшүләр үткәрдегез, планнар кордыгыз. Республикалар, халыклар дуслыгы, Башкортстан татарлары буенча БТК корылтаенда мөрәҗәгать кабул итүгә дә декабрьдә ике ел тула. Узган ике елда нинди үзгәрешләр булды соң?

Ринат Закиров. Ике ел элек Уфада булган очрашу шушы юнәлешкә борылуның башы иде. Ике ел эчендә әллә ни алга китеш юк дип әйтергә мөмкин. Чөнки ул вакытта без бу юнәлешкә борылырга теләкне белдерсәк, бу безнең һәм андагы хакимиятнең моңа өлегереп җиткәнлегебезне күрсәтә. Мин бу идеяны ике як та кабул иткән дигән фикердә торам.

Римзил Вәли. Сез халык депутаты, парламентта “Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәтенең җитәкчесе, димәк, сез Уфага милли оешма җитәкчесе генә түгел, Татарстанның рәсми вәкиле буларак та, ике республика арасында, бигрәк тә татар мәсьәләсендә, уртак эшләр башларга, араларны җайларга баргансыз дип аңларга була.

Ринат Закиров.
Бу Татарстан республикасының төп сәясәте. Бөтендөнья татар конгрессы – ул республиканың йөзе, республиканың шушы юнәлештәге эшчәнлегенең уртасында торган оешма. Ләкин республиканың сәясәте Бөтендөнья татар конгрессы белән генә чикләнми. Йөзләгән төрле юнәлешләр буенча контактлар турында сүз бара. Шуның өчен бөтенесен бергә берләштерү, әлбәттә, урынлы булмас иде. Без ике милләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең республикалар арасындагы мөнәсәбәткә күчүе юнәлешендә эшләргә тырышабыз.

Римзил Вәли. Кайвакытта, ике республиканың, татар һәм башкорт халыкларының якын йөрүләрен федераль үзәктәге кайбер даирәләр теләми, дип әйтәләр.

Ринат Закиров. Мәскәү даирәләренең субъект арасындагы мөнәсәбәтләргә кереп торырга теләкләре дә, вакытлары да юк. Безнең Кавказ республикалары белән дә, башка республикалар белән дә мөнәсәбәтләребез бар.

Римзил Вәли. Татарстан һәм Башкортстан арасындагы килешү соңгы тапкыр 1997 елда расланган иде. Соңыннан яңадан каралмады. Татарстаннан Башкортстанга сабантуйларга чакыру һәм барулар да юк.

Ринат Закиров. Төбендә нәрсә ята дип әйтсәгез, Башкортстандагы төрле сәяси көчләрнең бу мәсьәләгә төрлечә йогынтысы, төрлечә каравы һәм төрлечә мөнәсәбәте ята дип уйлыйм. Шуңа күрә без үзебез күрмәгән, ишетмәгән әйберләрне өченче кешегә сөйләргә тиеш түгел.

Римзил Вәли. Соңгы елларда этнографларның фәнни чыгышларында Мәскәүгә җибәрелгән бер рәсми хат искә алына Анда берничә башкорт галиме федераль үзәккә мөрәҗәгать итеп, башкорт белән рус тарихи союзниклар, әйдәгез, милли экстремизмга каршы (татар милли күтәрелешенә дип аңларга була) бергә хәрәкәт итик, дип язганнар. Кайбер даирәләр татарлар һәм башкортлар, Татарстан белән Башкортстан бер-берсе белән килешмәсә, аралары суынса, бу алар белән идарә итергә җайлырак була дип саный.

Ринат Закиров. Бу бит сәясәт. Сәясәттә кем ничек булдыра ала, шул юллар белән үз идеяләрен ничек яклый, шуны эшли. Федераль үзәк шушы мәсьәлә белән шөгыльләнеп, безнең ике арабызны уңай яккамы, кире яккамы үзгәртергә тырышып утыра дигән сүз түгел. Мәскәүдә дә сәясәтчеләр җитәрлек. Төрлесе бар. Кемдер федераль дәүләтчелекне җимерергә тырыша. Аерым кешеләр әйткәнгә генә нигезләнеп нәтиҗәләр ясау дөрес түгел.

Римзил Вәли. Бу юнәлештә нинди конкрет чараларны, адымнарны көтәргә кирәк?

Ринат Закиров. Беренчедән, ике корылтай – Башкорт корылтае һәм Бөтендөнья татар конгрессы киләсе елдан башлап үзара планнар алмашу күз алдында тотыла. Бергәләшеп зур чараларда катнашу да карала. Шул исәптән без ике корылтайның берләштерелгән утырышын уздырырга планлаштырабыз. Башкортстан президенты шушы корылтай киләсе елның март-апрель айларында уздырылырга тиеш дигән күрсәтмәсен бирде. Бу чараны әзерләүне Бөтендөнья татар конгрессының бюросына вазыйфа итеп бирдек.

Римзил Вәли. Соңгы елларда Башкортстаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты чараларына килүчеләр әз. Утырышларда төрле өлкәләрдән кешеләр тулып ята, ә Башкортстаннан я бер кеше килгән була, анысы да “мин официаль түгел” дип әйтә.

Ринат Закиров. Бердәм чараларда бергәләшеп катнашу өчен, бергә җыела алу өчен, бер юнәлештә эшләр өчен үзара аңлашу кирәк.

Римзил Вәли. Уфадан килгән белдерүләрдә, нигә соң Ринат Закиров Уфага килгәч, Башкортстандагы татар җәмгыятьләре яки аерым вәкилләр белән очрашмый китә, дип язалар.

Ринат Закиров. Мин Башкортстан президенты белән аралашып чыкканнан соң Башкорт Дәүләт педагогика университетында оешмалар вәкилләре, интеллигенция белән очраштым. Тулы зал иде, залда утырган бер генә кеше дә Башкортстан президенты белән очрашу нәрсәгә кирәк дип әйтмәде.

Римзил Вәли. Башкортстандагы милли җәмәгатьчелек хәзер башка принципта, яңа юнәлештә эшли башлар дип өметләнәсезме?

Ринат Закиров. Принциплар бер үк. Бер җирдә дә татарга әйдәгез әле, утырыгыз, түрдән узыгыз диюче юк. Татар үзенең укымышлылыгы белән, тырышлыгы белән, уңганлыгы белән шушы җирдәге милләтләр арасында үзен күрсәтә, раслый һәм үҗәтлек белән милләтен саклый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG