Accessibility links

Хәрби госпитальдә беренче намаз уку бүлмәсе


Оренбурның хәрби госпиталендә намаз уку өчен беренче бүлмә ачылды. Бу әлегә “Караван – Сарай” мәчетенең беренче проекты.

Киләчәктә андый бүлмәләрне башка медицина учреждениеләрендә дә ачу планлаштырыла. Әлеге госпиталь бинасы әби патша Екатерина II заманында төзелә. Госпиталь җитәкчелеге белән руханилfр арасындагы килешү нәтиҗәсендә, шушы бинаның бер бүлмәсендә намаз уку өчен мөмкинлек ачылды. Ачылу тантанасы тәкбир әйтүдән башланды.

“Караван-Сарай” мәчете имамы Әмир хәзрәт Рәхмәтуллин: “Бу беренче проектыбыз. Келәмнәребезне җәйдек, китаплар китердек, монда даими рәвештә мәчетнең бер вәкиле булачак. Бу госпитальдә мөселманнар да күп.

Безнең христиан дусларыбыз мондый гыйбадәтханә бүлмәләрен күптән ачып бетерделәр диярлек, ә без бу өлкәдә артта калып барабыз. Алардан үрнәк алган кебек булса да, бүлмәләребезне ачарга тиеш булабыз. Бу безнең олы вазыйфабыз дип уйлыйбыз”, ди Әмир хәзрәт.

Госпитальдә дәваланучылардан намаз укырга теләк белдерүчеләр арасында Ульян, Чаллыдан да милләттәшләребез бар иде. Шулай ук госпиталь хезмәткәрләре арасында да милләттәшләребез байтак икән.

Мөселманнарның әйтүләренә караганда, әлеге бүлмәнең ачылуы намаз укыганнар өчен дә, укырга теләк белдерүчеләр өчен дә икеләтә шатлык булды.
XS
SM
MD
LG