Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида рәссам Диләрә Торик-Хөрмәтова күргәзмәсе


Диләрә Торик-Хөрмәтова
Диләрә Торик-Хөрмәтова

Омскиның Кондратий Белов музеенда рәссам Диләрә Торик-Хөрмәтованың шәхси күргәзмәсе эшләде.

Рәсем сәнгате белән кызыксынучылар бәлки Диләрә ханымның эшләре белән танышлардыр. Бүгенге көндә аның эшләре Русиянең төрле шәһәрләрендә оештырылган 30дан артык күргәзмәдә күрсәтелде, Омскида һәм Себер ягы шәһәрләрендә тугыз шәхси күргәзмәсе оештырылды.

Диләрә ханыма хәзер 38 яшь. Ул Башкортстанда туып үскән, әтисе татар, әнисе башкорт милләтеннән. Уфаның 2-нче санлы сәнгать мәктәбен тәмамлый. Аннары Башкорт опера театрында рәссам булып эшли.

Кондратий Белов музее

1996 елны Диләрә ханым Омскига күчеп килә һәм 6 ел “Арлекин” курчак театрында эшли. Аннан соң 5 ел Либер үзәгендә” күргәзмәләр бүлеге җитәкчесе булып эшли. Шунда ук сәнгать студиясендә һәм соңрак “Квадрат” студиясендә укытучы булып эшли.

1998 елдан башлап Диләрә Торик-Хөрмәтованың рәсемнәре шәһәр, өлкә һәм төбәкара күләмдә оештырылган төрле күргәзмәләрдә куела. Мәскәүдә “на Каширке” дип исемләнгән күргәзмә залында, Омскиның рәсем залларында һәм галереяларында Диләрә ханымның шәхси күргәзмәләре оештырыла. Аның рәсемнәре аерым шәхесләрнең коллекцияләрендә дә саклана.

Күргәзмә залы

“Кондратий Белов музеенда оештырылган хәзерге күргәзмә элеккеләреннән аерылып тора”, ди Диләрә ханым. “Элек күргәзмәләрдә минем образлы рәсемнәрем куелган булса, хәзер карандаш белән ясалган абстрактлаштырылган рәсемнәрем куелды”, ди ул.

“Сезнең рәсемнәрдә милли темалар чагылмыймы?”, дигән сорауга Диләрә ханым: “Кызганычка каршы, юк диярлек. Берничә эшемдә генә милли бизәкләр чагылып китте, махсус милли темага багышлап язганым юк. Мин үземне гади рәссам итеп хис итәм. Кешегә сәләт өстән бирелә, теманы да кемдер өстән җибәрә кебек. Әлегә миңа андый этәргеч бирелмәде”, дип җавап бирде.

Диләрә Торик-Хөрмәтованың рәсеме

Милли темага багышланган рәсемнәр иҗат итмәсә дә, Диләрә ханым үзен милләт кызы дип саный, авырлык белән булса да, туган телендә сөйләшергә омтыла, мөрәҗәгать итсәләр, татар оешмаларына ярдәмгә килә. Менә хәзер дә, “Омски ныгытмасында” татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә оештырылганда, ул ныгытмага килеп, экспонатларны ничек урнаштырырга кирәклеге хакында файдалы киңәшләр биреп китте.

“Диләрә ханымның рәсемнәре бай эчтәлекләре, ачык төсләре, көтелмәгән сюжетлары һәм фантазияләре белән башка авторларныкыннан отышлы аерылып торалар”, дип язып калдырган тәкъдимнәр дәфтәренә өлкәнең Тавричанка район үзәгеннән килгән бер ханым.

Диләрә Торик-Хөрмәтованың рәсеме
XS
SM
MD
LG