Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абдуллин могҗиза вәгъдә итә


Әлегә социаль ипотека программасы 43%ка гына үтәлсә дә, Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин ел ахырына куелган максатны тулысынча башкаруларын вәгъдә итә.

Бу турыда фонд җитәкчесе пәнҗешәмбе хөкүмәттә узган җыелышта әйтте.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин 2009 елда социаль ипотека программасы буенча 800 мең квадрат метр торак төзелергә тиешлеген әйтте. Әлегә бу эшләрнең 43% гына башкарылган. Ел ахырына Тәлгать Абдуллин максатларның калган 57%ын үтәргә вәгъдә итә. Аның сүзләренчә, бүген 300 мең квадрат метр төзелеп беткән, әмма әле куллануга тапшырылмаган. Шуңа күрә төзелешнең бүгенге хәле күзгә күренгәнчә бик үк начар түгел.

Министр исә, төзелешне тоткарлаучы киртәләр дип финансларның җитмәвен һәм төзелеш материалларын әзерләүче ширкәтләрнең әкрен эшләвен атый. Аның сүзләренчә, республика торак фондына быел 2,9 миллиард сум акча биргән. Шул рәвешле хөкүмәт фонд алдындагы бурычын үтәде, ди министр. Барлыгы исә, торак тармагына әллә 7, әллә 12 миллиард сум кертелгән. Бу сан төгәл билгесез, чөнки министр 7, ә фонд җитәкчесе 12 миллиард сум, ди. Ничек кенә булмасын, нәтиҗә куандырмый, ел ахырына планнарның әле яртысы да үтәлмәгән.

Хәзергә җитәкчелек торак фонды эшли дисә дә, җәй көне республикада социаль ипотека программасы җимерелү хәлендә дигәннәр иде. Министр үзе җәйге җыелышларның берсендә 1 июльгә бары тик 206 мең квадрат метр торак төзелүен әйтте.

Республиканың премьер-минитры Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген соцаль торак программасы тиешенчә үтәлми. Шулай ук ул быел башкарыласы эшләрнең икенче елга калдырылуына борчыла.

Аның каравы, Тәлгать Абдуллин “2009 елда торак төзелеше тиешле 800 мең квадрат метрдан артачагын” вәгъдә итеп премьер-министрны тынычландырырга тырышты.

Фонд җитәкчесе оптимистик карашта торса да, төзелеш ширкәтләре җитәкчеләре Абдуллин сүзләренә бик шикләнеп карый. “ФаРус” ширкәте башлыгы Рөстәм Юнысов, “Коммерсантъ” басмасына биргән әңгәмәсендә, торак фонды куелган максатка ирешә алмыячак, ди. Аның сүзләренчә, бу йортлар кулланылышка тапшырылса да, кагәзьдә генә, чынлыкта исә, аларның я түбәләре, я эче эшләнеп бетмәгән була. 90-нчы елларда да шул хәл булган.

Төзүчеләр арасында, фонд күләмне сатып алынган торак белән арттырачак, дигән фикер дә бар. Әмма ул квадрат метрга бәяне бик түбән – 22 мең сум дип куя. Ширкәтләр бу бәядән фатир сатса, бернинди табыш алмый. Шуңа күрә бер ширкәт тә фондка фатир сатмас мөгаен, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG