Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Киләсе елда “Аксенов-фест” фестивале кысаларында үтәчәк “Йолдызлы билет” (Звездный билет) бүләгенә чит илләрнең яшь талантлы язучылары да дәгъва итәчәк.

Дөрес, быел “Аксенов-фест” фестивалендә яшь талантларга бүләк бирелмәде. Василий Аксенов исемендәге истәлек билгесе фестивальне йомгаклау тантанасында язучының гаиләсенә тапшырылды. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, “Октябрь” журналының баш мөхәррире Ирина Барметова, киләсе елдан бәйгедә катнашырга теләүчеләр географиясе киңәячәк, дип әйткән.

Барметова Вашингтонның Дж. Мейсон университетында славян телләрен өйрәнү кафедрасы башлыгы Джули Кристенсон белән “Йолдызлы билет”ка Кушма Штатларда иҗат итүчеләрнең әсәрләрен җибәрергә сөйләшеп куйган инде. Аларның әсәрләре башта урыс теленә тәрҗемә ителәчәк һәм бәйгегә чыгачак.

Шулай ук “Йолдызлы билет”ка киләсе елда Ерак Көнчыгышның башлап язучылары да кушылыр дип көтелә. Аннан соң Петербур, Мәскәү, Франциянең яшь талантларын да җәлеп итәргә җыеналар. Василий Аксенов яшәгән, эшләгән дөнья калаларының иҗатчылары Казан да башланган бәйгегә кушыла.

Джули Кристенсон үз вакытында Аксенов эшләгән университет вәкиле. Күренекле язучы анда рус әдәбияты укыткан. Кристенсон Аксенов музеена язучының дуслары язган истәлекләр китабы, баскетбол тубы һәм башка экспонатлар да алып килгән.

Бу III фестивальгә Василий Аксеновның Казандагы музей-йортының беренче катын төзекләндерделәр. Киләсе елга монда эшне төгәлләргә уйлыйлар. Анда музыкаль-кафе, кунакханә дә булачак. Булачак язучының балалык һәм яшьүсмер еллары үткән бүлмәләрне үз хәленә кайтарганнар.

Быел җәй вафат булган Василий Аксеновның соңгы иҗаты Казанга багышланган булган икән. Ирина Барметова сүзләренчә, ул Татарстан башкаласында яшәгән көннәре хатирәләре турында. Озакламый китап та дөнья күрәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG