Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә транспорт салымы ике тапкырга артачак


Русия Думасы депутатлары транспорт салымын 2010 елдан ике тапкырга арттыру турындагы канун өлгесен кабул итте. Бу үзгәрешне "Бердәм Русия" депутатлары генә яклап чыкты, дип хәбәр ителә. Оппозиция һәм Автомобильчеләр федерациясе илдәге социаль киеренкелекең артуы турында белдерә.

Транспорт салымының кертелгәннән бирле артканы булмаган. Аның күләмен төбәкләргә үзләренә көйләргә мөмкинлек бирелә.

Мәсәлән алар бу салымны 5 тапкырга гына гына арттыра ала, шул ук вакытка аны 10 тапкырга киметү хокукы да бирелгән.

Автомобильчеләр федерациясе бу канунга каршылык белдерергә чакыра.
XS
SM
MD
LG