Accessibility links

Бәрхет инкыйлабы: шаһитләр искә ала


Һомола галәсе
Һомола галәсе

1989 көзенә үзгәреш җилләре Прагага җитә. 17 ноябрьдә студентлар хәрәкәте белән Бәрхет инкыйлабы башлана. Аның шаһитләре бүген нинди кәефтә яши?

Иржи Һомола 77 яшенә карамастан эшен туктатмаган. Хатыны Яна белән бергәләп гаилә кәсебен алып бара. Прага читендә урнашкан ширкәттә тәрәзәләр өчен пластик өлешләр җитештерү белән шөгыльләнә.

Яшь чагында мотоциклда узышкан, хәрби хезмәттә курьер булып хезмәт иткән. Пластик җитештерү кәсебен 20 ел элек Бәрхет инкыйлабы алдыннан башлап җибәргән булган.

1989 елның 17 ноябрендә Прагада студентлар хәрәкәте полиция тарафыннан бастырылганнан соң аның янына театрда эшләгән дуслары килгән:

“Алар миңа: әйдә, бу ояңнан чык та инкыйлабка кушыл, диделәр. Мин машинага утырып Виноһрады театрына килдем. Миңа өндәмәләр таратырга, артистларны төрле очрашуларга йөртергә куштылар. Мин үз эшемне ташлап, инкыйлабка эшли башладым.”

Иржи Һомола 20 ел элек кәсебен башлап җибәргән гаражда хәзер ике яңа Мерседес машинасы тора. Аның ширкәте киңәйгән, башка урынга күчкән. Өч даими хезмәткәре бар. Доллар төшүгә һәм кризиска карамастан, кәсебе чәчәк ата.

1989 ел инкыйлабыннан соң булган хәлләрне Һомолалар канәгатьсезлек белән искә ала. Бу инкыйлабтан коммунистлар чорында да әйбәт кенә яшәп яткан карьеристлар файда күрде. Сәясмәннәр һәм эшмәкәрләр төркеме инкыйлаб кыйммәтләрен тора бара сатып бетерде, ди 55 яшьлек Яна Һомолова:

“Ул чакта кәеф күтәренке, өметләр зур иде, без Вацлав мәйданына урам җыенына чыктык. Ләкин соңнан, үзгәрешләр безне урап үтә башлады. Үзләштерүләр, зур кредитлар алып аларны түләмәүләр. Безнең болардан күңелебез кайтты.”

Шулай да, Яна ханым хәзерге иреклекне, яшьләр өчен ачылган яңа мөмкинлекләрне югары бәяли. Ләкин, яшьләр артык материалист, аларны үткән тарихка караганда мода һәм кесә телефоннары күбрәк кызыксындыра, ди ул.

18 яшьлек уллары Йозефка алар 20 ел элек булган хәлләрне аңлатырга тырыша. Ләкин мәктәптә үткән тарихны укыту эшләре җитәрлек түгел, ди алар. Йозеф моны үзе дә таный:

“Мәктәптә моңа игътибар аз. Мин бизнес академиясендә укыйм. Анда күбрәк икътисад укыталар. Тарихка вакыт аз кала. Ул беренче елда гына керә. Шуңа күрә бик күп белмибез.”

Яна Һомолова сүзләренчә, 1989 елның Бәрхәт инкыйлабы хәзер инде бер хәтирә булып кына калган. Шулай да, хатирәләр гел зарлануга кайтып калмасын дипме, Яна инкыйлабның сүз иреклеге кебек уңай җимешләрен дә телгә алды:

“Гел тискәре дип булмый инде. Аллага шөкер, ул инкыйлаб булды. Хәзер без сәяхәт итә алабыз, кәсебебез бар. Ләкин шул ук вакытта, тирә якта коррупция, әхлаксызлык булганда канәгать булып булмый.”

XS
SM
MD
LG