Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:14

Дымовскийдан соң милиционерлар интернетта үз видеоязмаларын урнаштыра башлады. Гаделсезлектән зарлану өчен видеоблоглар кулланыла.

Хәзерге вакытта инде миллионнан артык кеше Алексей Дымовскийның интернеттагы видеоязмасын караган.

Дымовский үзе YouTube сәхифәсенә элгән язмасы мөгаен шул кадәр шау-шу уятыр дип уйламагандыр.

Аз хезмәт хакы, хокук саклаучыларны тиешле сәгатьтән күбрәк эшләргә мәҗбүр итү, җитәкчеләрнең каныгуын тасвирлаган видеоязмада ул бу өлкәдәге коррупцияне бетерүне сорый.

Александр Дымовский
Арган килеш өендә диванда утырган Дымовский җитәкчеләрнең хезмәткәрләргә хайванга караган кебек карауларын, план үтәү өчен гаепсез кешеләрне төрмәгә утыртуларын сөйли.

Аның сүзләренчә, яшьләрне хокук саклау органнарында хезмәт хакының 12 мең булуы куркытмый.

“Алар калым булачагын әйтә. Ә без коррупция, аның кимүе турында сөйләгән булабыз”, ди ул.

Дымовскийдан соң...

Дымовский белдерүеннән соң тагын берничә милиционер YouTub сәхифәсендә үз видеоязмаларын урнаштырды. Элек Мәскәүнең юл иминлеге дәүләт хезмәтендә эшләгән Вадим Смирнов шәһәрнең бәйсез хезмәт берлегенә кергән өчен эштән җибәрелүен әйтә.

Коми республикасында элек милиционер булып эшләгән Михаил Евсеев видеоязмасында җитәкчеләрнең башбаштаклыгы аркасында эштән китәргә мәҗбүр булганын сөйли. Ул бер гаепсез кешеләрнең Ухта шәһәрендәге сәүдә йортын яндыруда гаепләнеп гомерлеккә төрмәгә утыртылуын белдерә. Аның сүзен шул ук интернет сәхифәдә өлкәнең элекке прокурор урынбасары Григорий Чекалин раслап чыга.

Ул, дөреслекне җиткерү өчен видеоязмалар хәзер бердән-бер юл, ди.

Чыннан да “Livejournal”, “Facebook”ның рус бүлегендә, “Вконтакте”да төрле яклау, имза җыю кампанияләре барлыкка килде.

Шундый кампанияләрнең берсе ЮКОСның элекке юристы, өч бала анасы Светлана Бахминага карата барды. Интернетта аны яклап имза җыю оештырылды.

Интернет белгече Юрий Васильев сүзләренчә, бу интернет кулланучыларның сәяси уңышларының иң беренчесе булды.

“Әлбәттә Бахминаны ярлыкамадылар. Әмма бу хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларына таралды һәм җәмгыять ул хакта фикерләрен белдерә башлады. Бахминаның баласын Мордовия төрмәсендә түгел, ә Мәскәү хастаханәсендә табуы һәм инде бала тапканнан соң да кире колониягә кайтмавы, ә тиздән бөтенләй төрмәдән чыгарылыуында интернетның өлеше зур”, ди ул.

Бахминаның сәхифәсен булдырган Валерий Баликоев әлеге уңыштан соң рухланып китеп тагын бер сәхифә ачкан. Ул “Русиядә гражданнар инициативасы” дип атала. Анда сәламәтлек саклау, мәгариф, экология өлкәсендәге проблемаларны язып, имза җыярга мөмкин.

“Кәгазь белән урамда йөрүгә караганда бу гадиерәк юл”, ди ул.

Билгеле булганча, интернет ярдәмендә Петербурдагы Европа университеты сакланып калды. Аны куркынычсызлык тәртипләрен бозуда гаепләп япканнар иде.

Мәскәү янында җирле хакимият карары нигезендә кардиологик үзәк ябылганнан соң, “Livejournal”да меңләгән имза җыелгач кына ул кабат эшли башлады.

Шулай итеп интернет Русиядә кеше хокукларын яклауның бер юлына әйләнде.

Хокук яклаучы Светлана Ганнушкина әйтүенчә, мондый интернет компанияләр булмасын өчен киләчәктә җитәкчеләр тарафыннан хокук бозулар азаерга мөмкин. Шуңа ул бу эшне җәелдерергә кирәк, ди.

XS
SM
MD
LG