Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә янгында ике кеше үлгән


Сембер шәһәр читендә кораллар саклана торган бинада чыккан янгын нәтиҗәсендә ике кеше үлгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә. Элегрәк әлеге кешеләр югалганнар хисабында санала иде.

Янгын җомга көнне төштән соң башланган иде. Ул шимбәгә каршы таңда сүндерелде. Дистәләгән кеше зыян күргән. Меңләгәне эвакуацияләнгән.

43 хезмәткәр сыену урынына качып исән калган.

Саклану министрлыгы белдерүенчә, янгын хәрби коралларны юк итү эше барышында чыккан булуы ихтимал.
XS
SM
MD
LG