Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Сингапурга килде


АКШ президенты Барак Обама Азия-тын океаны икътисады саммитында катнашу өчен Сингапурга килде.

Якшәмбе көнне аның Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуы көтелә.

Обама Токиода халыкара проблемалар, аерым алганда Азиядәге куркынычсызлык турында зур чыгыш ясады.

Обама АКШ Төньяк Кореяның атом янауларыннан “курыкмый” дип белдерде. Шул ук вакытта ул Пхеньянны алты яклы сөйләшүләр уздырырга чакырды.
XS
SM
MD
LG