Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовода сайлауга әзерлек бара


Косово полициясе якшәмбе көнне узачак җирле сайлаулар алдыннан игътибарлыкны арттырды.

Сайлау алды кампаниясе төрле куркытулар, янаулар белән бик киеренке узды. Алдагы көнне танылган оппозиция сәясәтченең машинасына ут ачылды. Шимбә Косово төньягында НАТО хәрбиләре оппозиция партиясе бинасы янында гранатаны зарарсызландырды.

2008 елның февралендә бәйсезлек игълан иткәннән соң бу Косовода узучы беренче сайлау.
XS
SM
MD
LG