Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

“Көньяк агым” проекты килешенде


Русия “Көньяк агым” газүткәргече төзү проектын анда катнашучы барлык Европа илләре белән дә килештерде. Бу хакта премьер-министр Владимир Путин белдерде.

Иң соңгы сөйләшү Словения хөкүмәте башлыгы Борут Пахором белән булды. Аның белән бүген Мәскәү янында Путин очрашты.

“Көньяк агым” газүткәргече кара диңгез төбеннән Болгарстан аша үзәк һәм көньяк-көнчыгыш Европага барачак. Әлеге проект “Газпром” һәм Италиянең ENI ширкәте тарафыннан финанслана. Аны гамәлгә кертү 2015 елга планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG