Accessibility links

Төркия азчылыклар хокукын яклый


Төркия радио һәм телевидение идарәсе (RTÜK) илдәге төрле тел һәм диалектларда тапшыруларны чикләгән карарны гамәлдән чыгарды.

Премьер урынбасары Бүләнт Арынч Анкарадагы матбугат вәкилләре алдында: "Дәүләт каналы ТRТ 24 сәгать көрд телендә тапшыру ясый икән, бу хокук хосусый каналларга да бирелергә тиеш" дигән сүзләре, Төркия радио һәм телевидение идарәсен (RTÜK) бу хакта чаралар күрергә этәрде.

Төркия радио һәм телевидение идарәсе (RTÜK) Төркия ватандашларының көндәлек тормышта кулланган төрле тел һәм диалектлардагы тапшырулар турындагы үзгәрешне бу атнада рәсми газетта игълан итте.

Яңа үзгәрештә хосусый каналлар җирле тел һәм диалектларда булачак тапшыруларның айлык эчтәлеге һәм вакыты турындагы мәгълүмат белән (RTÜK) идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Тапшырулар бары тик хәбәр, күңел ачу һәм мәдәният чаралары белән чикләнмиячәк. Үзгәреш өчен идарә вәкилләренә фатиха биргән ил премьеры Тайип Эрдоган: "Демократик ачышлар" проектындагы кебек бер юл харитасы билгеләү мөмкин", дип белдерде. Чөнки яңа карар белән башка телдә булачак барлык програмнарга төрекчә субтитр кертү мәҗбүрияте юкка чыга.

Мәгълүм булганча, Европа Берлеге Төркиянең берлеккә әгъзалыгы процессында илдәге азчылыкларның хокукларын яхшырту бурычы куелган иде.

Көрд мәсьәләсе мәҗлестә



Төркиядә төрле бәхәсләр тудырган көрд мәсьәләсе икенче исеме белән атаганда "демократик ачылыш" проекты бу атна парламентта карала башлады. Җомга көнне булган утырышта партия башлыкларының фикерләренә дә урын бирелде.

Проектны тәкъдим иткән эчке эшләр министры Бәшер Аталай сишәмбе көнне парламенттагы депутатлар арасында зур каршылыкка этәргән тәкъдимнең - илне бүлмәячәген, ә киресенчә илне көчләндерәчәген әйтте.

Парламентта чыгыш ясаган эчке эшләр министры АК партия тарафыннан тәкъдим ителгән проектның илне 25 ел буена борчыган Көрд эшче партиясе (ПКК) низагын чишүне максат итеп куюын әйтте.

Мәгълүм булганча, ПКК озак еллардан бирле илнең иң зур эчке проблемы булып торды.

Ләкин оппозициядәге Җөмһүриятче халык партиясе (ҖһП) һәм Милләтче хәрәкәт париясе протест белдерде.

ҖһП вәкилләре сишәмбедә булган җыен вакытында Ататөркне искә алып: "Җитәкчебез, синең җөмһүриятне мәңге саклаячакбыз", дигән шигарь күтәреп утырышны башка көнне уздыруны таләп итте.

ПККның илнең көньягында алып барган террорчы хәрәкәте хакимиятнең көрд сәясәтенә карата каршылыкны арттыра. Төркиянең көньяк-көнчыгышында ПКК алып барган кораллы сугышта 1984 елдан бирле 45 меңнән артык кеше үтерелде.

ПККның террорчы төркем булуын Европа Берлеге белән бергә АКШта таный.
XS
SM
MD
LG