Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда узачак Универсиада программасы расланган


Төркиядә узган халыкара студентлар спорт федерациясе (FISU) башкарма комитеты утырышында 2013 елны Казанда үткәреләчәк бөтендөнья җәйге Универсиаданың тулы программасы расланган.

Программа барлыгы 13 спорт төрен үз эченә ала: җиңел атлетика, баскетбол, футбол, нәфис һәм спорт гимнастикасы, йөзү, су полосы, фехтование, зур һәм өстәл теннисы, суга сикерү, дзюдо һәм волейбол. Моннан тыш кабул итүче як өстәмә спорт ярышлары тәкъдим итә ала.

Татар-информ хәбәр итүенчә, Казан 2013-нче елгы Универсиадага тагын 13 спрот төрен өстәгән: бокс, милли көрәш, регби, ишү, пляждагы волейбол, чирәмдәге хоккей, мылтыктан ату, шахмат, синхрон йөзү, авыр атлетика, байдаркада ишү, бадминтон һәм самбо.

Программага самбо һәм көрәшне кертү FISU башкарма комитетының кайбер әгъзаларында каршылык тудырган. Алар әлеге ярышлар олимпия спорт төрләренә карамый дигән. Әмма Русия спорт комитетының аңлатуыннан соң, ябык килеш узган тавыш бирүдә Казан тәкъдим иткән программа тулысы белән расланган.
XS
SM
MD
LG