Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама һәм Медведев Сингапурда очрашты


Русия һәм Кушма Штатлар президентлары стратегик коралны киметү турындагы яңа килешү декабрьдә имзаланачагына өмет белдерде.

Дмитрий Медведев һәм Барак Обама Сингапурдагы Азия-тын океаны илләре җитәкчеләре икътисад саммиты кысаларында икеяклы очрашу уздырды.

Очрашудан соң Медведев: килешүне имзалау өчен әле берничә техник һәм сәяси проблеманы хәл итү кирәк, диде.

Русия һәм АКШ җитәкчеләре шулай ук Иран атом программасы нигезендәге дөнья җәмәгатьчелегенең тәкъдимнәренә карата Тәһранның җавабы булмауга борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG