Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:15

Сембердәге шартлаудан соң мәктәпләргә, кунакханәләргә күчерелгән халык үз фатирларына кайта башлады. Күпләр өйләреннән документсыз, акчасыз чыгып качкан булган.

Сембердәге снаряд-патроннар складындагы шартлау байтак зарар китергән. Элегрәк 11 кеше һәлак булган, дигән хәбәр таратылган иде. Соңгы мәгълүматлар буенча, ике хәрби генә һәлак булган, диелә. Берсе – хәрби хезмәттәге өлкән мичман Владислав Пинков - сембернеке.

Шартлауның сәбәбе – складта эшләүче бер ханымның хәвефсезлек кагыйдәләрен бозуы. Хәзер ул авыр хәлдә хастаханәдә ята, ди. Фаҗига нәтиҗәсендә 6 корылма янган. Шәһәрнең Югары Терраса дигән өлешендә балкон ишекләре, тәрәзәләр куптарып алынганнар. Шартлауга сәбәп булган складларда элек эшләгән капитан Виталий Лизовал әйтүенчә, шөкер әле: әгәр дә ут 3-нче складка барып җиткән булса, шәһәрнең Идел аръягы өлеше бөтенләй юк ителер иде. Шартлау шулкадәр көчле булган ки, хәтта кайберәүләр җир тетри дип тә уйлаган.

Әлегә ватылган тәрәзәләрне полиэтилен пленкалар белән генә каплаганнар. Сишәмбегә кадәр барчасына да пыяла куелачак. Фатирларны су белән тәэмин итү дә әлегә җайга салына гына. Югары этажларга су җитми икән. Шулай да Иделнең уң ягы мәктәпләренә, кунакханәләргә күчерелгән халык үз фатирларына кайтарыла. Күпләре өйләреннән документсыз, акчасыз чыгып качкан булганнар. Аларның фатирларында зарар күргән балконнар, тәрәзәләр төзәтелә. Моның өчен өлкә башлыгы бюджет хисабыннан 20 миллион рубль акча бүлеп бирергә кушкан.

Халык арасында складта химик корал да булган, дигән сүз ишетелгән иде. Яңа шәһәрдә таралган кара төтеннән югарырак шәмәхә төстәгесе дә булуы шундый фаразга этәргеч биргән. Шөкер, фараз дөрес булмады. Өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге исә зарар күргән халыкка мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышты.

Өлкә башлыгы Сергей Морозов менә ни дип тә өстәде: “Кунакханәләргә генә 100дән артык кеше урнаштырдык. Мәктәпләргә – күбрәк. Аларның байтагы – балалар. Барчасын да кирәк-яраклар белән тәэмин иттек. Шул исәптән, эчке күлмәкләр белән дә”, диде ул.

Бу олуг фаҗигага Мәскәү даирәләре дә битараф калмады. Аннан 250дән артык кеше көтелә. Алардан тыш ярдәмгә Эчке эшләр министрлыгы саперлары һәм Гадәттән тыш хәл министрлыгы хезмәткәрләре җибәрелә, ди. Президентның Иделбуендагы вәкиле Григорй Рапота да киләчәк. Аның җитәкчелегендәге киңәшмәдә федераль структуралар вәкилләре дә катнашыр, дип көтелә. Киңәшмәдә аеруча хәвефкә сәбәп бирә алучы ширкатьләрне шәһәрдән читкә чыгару турында да сүз булачак. Саклану министрлыгы вәкилләре исә бу тәкъдимне тикшерергә сүз биргәннәр.

Сүз ахырында тагын бер игътибарга лаек хәбәр. Идел аша яңа күперне ачу 6 ноябрьгә билгеләнгән иде. Күпер әзер булмаганга, күрәсең, тантананы 17 декабрьгә билгеләделәр. Анда ил җитәкчелеге дә катнашачак, дигәннәр иде. Әлеге фаҗига тантанасыз-нисез шушы күперне ачып җибәрергә дә мәҗбүр итте. Чөнки иске тар күпер тулаем бөкегә әйләнде бу фаҗига көнендә. Һәм ул бары тик икенче көндә генә эшли башлады.

XS
SM
MD
LG