Accessibility links

Европа Берлеге рәсмиләре Әфганстан язмышын карый


Европа Берлеге тышкы эшләр һәм саклану министрлары Брюссельдә узган җыенда Әфганстанстан сәясәте турында фикер алышты. Европа Берлегенең Кабулдагы югары вәкиле Кай Айде дә, яңадан хакимият башына килгән Хәмид Карзаиның хөкүмәтне төзү тырышлыклары хакында министрларга аңлатма бирде.

Берлеккә җитәкчелек иткән Швециянең тышкы эшләр министры Карл Билдт, халыкара ярдәмнәрнең дәвам итүе өчен Карзаи хөкүмәте илдәге бюрократия һәм ришвәтчелекне бетерергә тиеш, дип әйтте. Европа Берлеге илләре Әфганстанга ярдәм уңаеннан елына 1,5 миллиард доллар акча ярдәме бирергә җыена. Моннан кала Берлек Әфганстанга 15 мең хәрби җибәрергә планлаштыра.
XS
SM
MD
LG