Accessibility links

Иран Һиндстанга газ җибәрәчәк


Иран тышкы эшләр министры Манучәһр Моттаки, Иран белән Һиндстан арасында төзеләчәк газ үткәргеч проекты турында сөйләшер өчен 2 көнлек сәфәр белән дүшәмбедә Һиндстанга килде. 7.5 миллиард долларга төшәчәк әлеге проект ярдәмендә Иран газы Пакстан аша Һиндстанга җибәреләчәк.

Пакстан белән мөнәсәбәтләре киеренке булган Һиндстан, транзит салымнары мәсьәләсендә булган каршылык сәбәпле, былтыр килешүне туктаткан иде.
XS
SM
MD
LG