Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:10

'Кытай белән АКШ дошманлыктан баш тартырга тиеш"


Америка Кушма Штатлары президенты Барак Обама Кытайга булган рәсми сәфәрен җылы сүзләр белән башлады. Кытай сәфәренең беренче тукталышы - Шангһайда Фән һәм технология музеенда чыгыш ясаган Обама, Кытай белән АКШның көндәш булмавын әйтте.

Обама, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең соңгы 30 елда шактый начараюын һәм ике ил арасында ялгыш аңлау очракларының еш кабатлануын искә төшерде.

АКШ президенты сүзләрен дәвам итеп, Америка һәм Кытай дошманлыктан баш тартып бергә хезмәттәшлек итәргә тиеш, дип әйтте.

Обама чыгышы вакытында сүз уңаеннан кеше хокуклары мәсьәләсенә дә тукталды. Ул, сүз вә дин иреклеге, уку һәм сәяси тормышка катнашу барлык кешелекнең хокукы булуын әйтте. Этник вә дини азчылыклар белән бергә барлык кешеләрнең бу хокуктан файдаланырга тиеш икәнлегенә Обама зур басым ясады.

Кытай икътисади кризис барлыкка килүендә АКШны гаепли. Икътисади мәсьәләләр каралган 4 көнлек сәфәр вакытында Пекин хакимиятен ачуландырырга теләмәгән АКШ президенты, Тибәт pухи башлыгы Далай Лама белән булачак очрашуны үткәрмәскә булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG