Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:05

Чепья остакуллары үргән җиһазлар декабрь аенда дөнья күрәчәк кинога төшкән. Әлегә чепьялар чана үрү белән мәшгуль.

Татарстанның атказанган артисты Хәлимә Искәндәрова минем мондый кинода төшкәнем юк иде әле дип белдерә. Беренчедән, актерлар да, төшерүчеләр дә гел милли җанлы татарлар гына ди ул.

Хәлимә Искәндәрова
“Аннан соң, бик бай йортта төшерделәр бит. Шул бай йортның хуҗасы булу йөрәгемә май сөрткән кебек и рәхәт тә булды инде. Әйбәт чыгарсак, халык яратса мәгънәле кино булырга тиеш бу”, ди Искәндәрова.

Бай йортына тагын да матуррак һәм шәбрәк булсын өчен “Алтын Тал” ширкәте эшләнмәләрен – талчыбыктан үрелгән җиһазлар да китергәннәр.

“Анда бер күренеш бик кыйбатлы агач йортта төшерелде. Безнең җиһазлар интерьерга яхшы туры килде. Сорап торгач, бик теләп риза булдык”, ди “Алтын Тал”ның мөдире Артур Мостаев.

Кем белә, бәлки, “Мәхәббәт сынаулары” киносын “әнә, әнә без эшләгән өстәл, урындыкларны күрсәтәләр бит” дип Чепья халкы да карар.

Әлеге киноның исемле тәгаенләнмәгән. “Мәхәббәт сынаулары” я “Мәдинә” – төп геройның исеме белән аталыр ди төшерүчеләр. Бу фильмны әле күптән түгел генә оешып киткән “DҒ-ҒILM” төшерә. Хөкүмәттән без бер тиен дә алмадык, шәхси акчаларга куела, ди продюсер Рикать Фәхретдинов.

Саф татар телендә, татарлар турында кино төшерүебезне белгәч, һәркем бик теләп сөенә-сөенә ярдәм кулы суза дип ул Татарстандагы билгеле ширкәтләрне атый башлады. Киночылар белән без “Идея” технопаркында очраштык. Әлеге үзәк тә үз офисларын бушка биргән булып чыкты. Фильмның 90%-ы төшерелгән инде, шул ук вакытта монтажлап та барабыз, диде режиссер куючы Фәрит Дәүләтшин. Ул бу фильмның сценариясен да үзе язган, шулай ук баш продюсер да.

Әлеге фильмны төшерүчеләр, моңа кадәр Татарстанда эшләнгән кинолар бер-ике тапкыр күрсәтелә дә, аннан соң киштәгә куела, чөнки акча өстән бирелгән, ул тотылган инде һәм соңыннан иҗатчыларның артык кыймылдыйсы килми дигән фикердә.

Фәхретдинов әйтүенчә, “Мәхәббәт сынаулары” әзер булгач алар бу фильмны Татарстанның һәрбер авылында күрсәтергә җыена. Күп кенә зур калалардан Петербур, Перьм, Екатеринбурдан да киноны тәкъдим итүгә чакырулар алганнар инде.
Фәрит Дәүләтшин

Озак еллар “Үзбәкфильм”да эшләп Казанга кайткан Фәрит Дәүләтшин да татарда кино сәнгате үсеше, моннан 7-8 еллар элек Үзбәкстанда булган хәлне хәтерләтә ди.

Ташкент бары тик үзбәкчә кинолар гына күрсәтү өчен “Панорама” дип аталган мәһабәт сарай салып куйган. Анда чит илдә эшләнгәннәр кертелми икән.

“Ул кинотеатрга 2 мең кеше сыя. Һәркөнне тулы заллар. Халык ипләп кенә үз киносына йөрергә өйрәнде”, ди Дәүләтшин. Казанда милли кинолар “Мир”да гына күрсәтелә. Ул кино “магнатлары”ның заллары Каро Фильм, Кино Макс һәм башкалардан күпкә калыша. Яхшы бер кино сарае төзелсә, татар да горурлана-горурлана йөрер иде диләр әлеге фильмны төшерүчеләр.

“Алтын Тал” ширкәте исә, Чепья якларында борын-борыннан килгән талдан йорт кирәк-яраклары, җиһазлар үрүне саклап калырга тырыша.

“Кеше кул белән үргәч, үзенең күңел җылысын да сала. Зыялы кешеләр безнең эшләнмәләрне бик ярата. Яшьләр арасында алучылар бик сирәк була. Профессорлар, табиблар, сәнгать кешеләре безнең әйберләр белән кызыксына. Кайбер җиһазларны Камал театрындагы спектакльләргә дә алгалыйлар”, ди “Алтын Тал” ширкәте башлыгы урынбасары Айдар Хәбибуллин.


Бу көннәрдә Чепья талчылары чаналар үрү белән мәшгуль. Яңа елга эченә бүләк тутырып бирергә шәп әйбер икән ул. Узган ел “Бәхетле” сораган булса, быел хөкүмәткә күп кирәк икән. Тик бу халык кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр хөкүмәттә урта һәм кече бизнесны үстерүгә күп сүзләр сөйләнсә дә, җитди ярдәм күргәнебез юк әлегә диләр. Татарстанның кул осталары бу хакта беренче тапкыр гына әйтми.

Артур Мостаев
Мостаев та утка, бинаны җылытуга һәм төрле салымнарны түли башлагач хезмәт хакына күп калмый шул дип белдерә. Моннан 3 еллар чамасы элек бу тармакны үз кулына алганда хәлләр тагын да хөрти булган. Ярты ел хезмәт хакы түләнмәгән иде, ди Мостаев. “Алтын Тал” да 50-ләп чыбык үрүче эшли. Һәрберсе аның үзенә күрә бер оста икән. Кемдер чанага, кемдер өстәл-урындыкка, кемдер кәрзин һәм башкасына мастер. Бер кеше генә китсә дә, яңа килгәнне өйрәткәнче еллар уза икән.

Дөньясын чит ил кинолары басып алган кебек, бүген талчыбык эшләнмәләре базарында да кытай товарлары күренә башлаган. Алар кибеп сынучан, ди осталар.

Мостаев әйтүенчә, мондый талчыбыкны бөгеп җиһазлар һәм кирәк-яраклар эшләүче ширкәт Татарстанында гына түгел, ә бөтен Идел буенда юк икән. Товарларын да Русиянең төрле шәһәрләрендә саталар, талны да үзләре бөтен Татарстан буйлап агач яфрак койган көннән бөре шытканга кадәр җыялар.

“Алтын тал” сандыклар да ясый. Тик сораучылар гына азрак икән. “Сораучылар бар. Күбрәк булса шатланыр гына идек. Сандыкка чират торалар дип әйтеп булмый”, ди Хәбибуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG