Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

15 ноябрьдә Чаллыда булган вакыйгада җинаятьчене табуда видеокүзәтү ярдәм иткән. Шәһәр башлыклары хәзер бар җиргә дә шушы җайланманы куюны тәкъдим итә.

Чаллы хакимиятендә 15 ноябрьдә “Атомсфера” диско-барында, ике кешенең үлеменә китергән фаҗига хакында сүз булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхрәзиев янгынны вакытында сүндерүчеләргә, милиция һәм табибларга рәхмәтен әйтте. Әгәр шушы хезмәтләр тиешенчә эшләмәсә, фаҗига күпкә зур булыр иде, диде.

“Җинаять эшләгән кеше элек тә безнең хезмәткәрләрнең күз уңында иде. Ул наркотиклар саткан, үзе дә кулланган. Вакыйгага кадәр иртәнгә кадәр аракы эчеп утырганнар. Үзен дөрес тотмагач, аны чыгарып җибәргәннәр. Үпкәләгән. Аннан бензин алып килеп янгын чыгара. Монда видеокүзәтү була. Янгын вакытында үзе дә пешә.

Лаякыл исерек булса да, авыртуга түзә алмый, хастаханәгә бара. Без аны тоттык”, диде “Азатлык”ка Чаллы эчке эшләр идарәсе башлыгы Фәйзулла Хөсниев.

Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Шәрәфетдинов: “Хастаханәгә 22 кеше салынды, аларның дүртесе чыгарылды”, диде.

Прокуратура вәкиле Мансур Сәетгәрәев җинаятьчегә карата 105нче маддә буенча эш башлануын белдерде. Җинаятьченең исемен ни өчен әйтмиләр, монысы аннан уч алу мөмкинчелеге белән бәйле шикелле. Милиция башлыгы Хөсниевның фикере шундый.

XS
SM
MD
LG