Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:10

Башкортстанның премьер-министры һәм байтак күзәтүчеләр фикеренчә, республиканың сиксәнне куган бүгенге президенты Мортаза Рәхимов бушатачак урынны биләргә атлыгып торучы Раил Сарбаев тирәсендәге җинаятькә төрелгән җәнҗаллар торган саен көчәя бара.

Хәбәр ителгәнчә, кайбер интернет сайтларда Раил Сарбаевныкына охшаган тавышлы кешенең ике адәми зат белән Башкортстан тәхетенә якынаю өчен ничек итеп, күпме түләп, нинди мәгълүмат чараларында үзенең сәяси дошманнарын “манчу” кирәклеге турында сөйләшүе язылган аудиоматериал пәйдә булды.

Әңгәмә барышында берничә тапкыр Сарбаевның принципиаль оппоненты, Русия дәүләт думасы депутаты Андрей Назаровның исем-фамилиясе искә алына, аны пычрату юллары билгеләнә. Андрей Назаров андагы янауларны чынга алып хокук саклау органнарына әлеге язмадагы Сарбаевныкына охшаган тавышның Сарбаевныкымы, түгелме икәнлеген ачыклауны сорап мөрәҗәгать итте.

9 ноябрьдә Мәскәү дәүләт юридик академиясы экспертлары берләшмәсе белгечләренең тикшерү нәтиҗәсе мәгълүм булды. Башполит.ру сайтында китерелгән экспертларның тикшерү документларыннан күренгәнчә, җәнҗаллы язмадагы тавыш чынлап та Башкортстан премьерыныкы икән.

Бу мәгълүм булганнан соң, Андрей Назаров табигый рәвештә Русиянең Баш прокурорына әлеге аудиоязмадагы әңгәмәдә катнашучыларның барысына да, һәм беренче чиратта Раил Сарбаевка карата җинаять эше ачуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Аңлашыла ки, болардан чыгып кына: менә хәзер Сарбаевны якасыннан алып зинданга ыргытачаклар, дип раслауга нигез юк. Эш Сарбаевның җинаять кылу-кылмавында да түгел. Моңа хәтле дә Башкортстанның иң югары түрәләренең төрле җинаятьләргә катнашлыгы ачыклана иде. Әмма, Мәскәү галиҗәнаблары “сәяси кирәклектән” чыгып аларның мутлыкларына күз йомып килделәр.

Бу юлы да, мөгаен, шулай булыр. Бу җәнҗаллы язманы яшертен рәвештә яздырып, аны өлешчә генә интернетка чыгаручыларның максаты да Сарбаевның башына җитү булмаганга охшаган. Төп максат – бүген хакимлек итүче Рәхимов башкортлары өере кешесе исәпләнгән Раил Сарбаевны башыннан аягына хәтле дегеткә батырып, аны Башкортстан тәхете янына якын да килмәслек хәлгә җиткерү булырга тиеш.

Әгәр шулай икән – табигый сорау туа: нинди көчләр моның белән шөгыльләнә? Әлбәттә, шул ук Дума депутаты Андрей Назаров та, хәтта, Башкортстан президентының элекке хакимият башлыгы, ә әлеге вакытта Русия президенты аппаратында эшләүче Радий Хәбиров та, Башкортстанга президент билгеләү мәсьәләсендә төп фигуралар түгелләр. Алар Кремль кулындагы скальпельгә охшаганнар. Башкортстандагы шешкә операция ясый торган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG